Яңалыклар
-
26 гыйнвар 2023 - 16:13ГЫЙБРӘТ АЛУ ӨЧЕН: КАРИЕВТА – «12 АДЫМ»ЛЫ КӨРӘШКичә Г.Кариев театры өр-яңа һәм гадәти булмаган «12 адым» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән.
-
25 гыйнвар 2023 - 15:36СТУДЕНТ НИЧЕК БАЙЫЙ АЛА: ТАШЛАМАЛАР ҺӘМ МАХСУС ТҮЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ!Бүген 25 гыйнвар. Димәк барлык имтиханнар инде бирелгән, әти-әнигә күрсәтергә дип зачеткалар фотога төшерелгән, «халява» кимендә 3 тапкыр чакыртылган, ә иң мөһиме – алда күптән көтеп алынган каникуллар башланган. Бу язмада мин «студент» исеме нинди ташламалар бирә, студент билеты ярдәмендә уңай бәягә кайларга барып була, һәм институтларда, көллиятләрдә, техникумда укучылар өчен нинди түләүләр каралганы турында язармын!
-
25 гыйнвар 2023 - 15:06«УНИКС»та ҺӘМ КАЗАН ЯР БУЕНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕБүген Казанның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында студентлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтә. Чара 400дән артык студентны берләштерәчәк. Концерт 15.30 сәгатьтә башлана. Программада җыр, бию һәм театраль номерлар булачак. Студентларны Казан федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары котлаячак.
-
25 гыйнвар 2023 - 13:48«Ә СЕЗНЕҢ УКУ ЙОРТЫ КАЙСЫ ӘСӘР ДИЕП УЙЛЫЙСЫЗ?»: РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТЕЛЕГРАМДА СТУДЕНТЛАРНЫ КОТЛАДЫСтудентлар көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында бәйрәм белән котлап, пост урнаштырган. Анда ул Казанның төрле югары уку йортларына мәгънә ягыннан туры килгән 7 танылган әсәрдән тышлык белән бүлешә.
-
24 гыйнвар 2023 - 16:33«БӘХЕТ ЕЛЫ»: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ШӘРИФ КАМАЛ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТӘЧӘК30 гыйнварда Татар китабы йорты язучы Шәриф Камалның 1937 елдагы тормышына багышланган «Бәхет елы» дип аталган спектакль тәкъдим итә. Спектакль Г.Камал, Г.Кариев һәм К.Тинчурин театрлары белән берлектә язучының мемориаль фатирында күрсәтелә.
-
24 гыйнвар 2023 - 16:23ЭЗТАБАРЛАР 300ДӘН АРТЫК КЫЗЫЛ АРМИЯЧЕНЕҢ КАЛДЫКЛАРЫН ТАПКАН«Узган ел 30дан артык эзләнү экспедициясе үткәрелде, катнашучылар саны 600дән артып китте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 326 сугышчының җәсәде табылды һәм 11 очракта һәлак булучыларның шәхесен ачыклый алдык», – дип сөйләде «Ватан берләшмәсе» региональ яшьләр җәмәгать оешмасы советы рәисе Александр Коноплев матбугат конференциясендә.
-
23 гыйнвар 2023 - 16:32«12 АДЫМ», «ГӨЛЧӘЧӘК» ҺӘМ «ХӘРЕФЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРАЛАРГА КӨТЕП КАЛАЯкын арада Г. Кариев театры премьералар куячак. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак. Артык күп спойлерлар кулланмыйча гына, язмада премьералар белән таныштырып китәбез.
-
22 гыйнвар 2023 - 14:21ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ ЯҢА СҮЗЛӘРНЕ ИСТӘ КАЛДЫРУ ЫСУЛЛАРЫИнглиз телен берничә ай эчендә генә өйрәнеп булмаганы аңлашыла. Әмма берничә ай эчендә үзеңнең инглиз телендәге сүзләр запасын җиңел алымнар белән арттырырга мөмкин. Язмада аларны сиңа да тәкъдим итәбез.
-
21 гыйнвар 2023 - 12:34«ТАТКРАФТ»: «МАЙНКРАФТ»ТА ТАТАРСТАННЫ ТӨЗҮ БУЕНЧА ТУРНИР СТАРТ АЛА«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең икенче турниры старт ала. Турнир «Майнкрафт» галәмендә үтә һәм ул Татарстан шәһәрләре объектлары төзелешенә багышланган. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. «Таткрафт 2.0» 20 гыйнвардан алып 10 февральгә кадәр узачак. Нәтиҗәләр 17 февральдә ясалачак.
-
20 гыйнвар 2023 - 17:21СОЛЛАЛЬ: КОРЕЯ ЯҢА ЕЛЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ ҺӘМ ТРАДИЦИОН РИЗЫКЛАРЫКорея дорамалары фанатлары бу илнең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре турында бик яхшы беләдер. Нәрсә ул Корея Яңа елы? Ничек һәм кайчан бәйрәм ителә? Язмада Көньяк Кореядә яратып үткәрелә торган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Соллаль турында сөйләшәбез.
-
19 гыйнвар 2023 - 16:59ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫ БЕРЕНЧЕЛЕГЕНДӘ СПРИНТЕР ЯРЫШЫНДА ФИЛАТОВ БУЛАТ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ЯУЛАДЫБүген Идел буе федераль округы Беренчелегендә спринтер ярышында Филатов Булат көмеш медаль яулады!
-
19 гыйнвар 2023 - 11:24«УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ»: ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ КАЗАНГА КИЛӘ30 гыйнварда Г.Камал театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театры Гаяз Исхакый әсәре буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә.
-
19 гыйнвар 2023 - 10:45МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ӨЧЕН ҖӘЙГӘ ЯҢА ҺӨНӘР!Җәйгә озак калмады – тагын 5 ай һәм... иң рәхәт каникул көннәре башланачак! Әлбәттә, каникулны ял итеп кенә уздырырга теләмәүчеләр дә бар. Алар өчен иң шәп вариант – җәйге лагерьларда вожатый булып эшләү. Мәктәп укучыларының лагерьларда вожатый ярдәмчесе булып эшләргә тулы хокукы бар.
-
18 гыйнвар 2023 - 16:19КАЗАНДА КУРЧАКЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТӘ22 гыйнварга кадәр Казанның «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Курчакларның алтын гасыры» дип аталган күргәзмә бара. Үзенчәлекле курчаклар музее XIX-ХХ гасыр коллекцияләрен тәкъдим итә. Кунаклар Мәскәү Уникаль курчаклар музееның 160тан артык гаҗәеп экспонатын күрә алачак.
-
17 гыйнвар 2023 - 17:12ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘБүген халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. Театр февраль аенда Г.Камал сәхнәсендә «Яшь йөрәкләр», «Капка» һәм «Болан» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләрнең өчесе дә – 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27