Бу – тема!
ПРОКРАСТИНАЦИЯ, САУ БУЛ: ЧЕК-ЛИСТ
Җәйге ялларда бездә булган продуктивлык кайдадыр югалып, прокрастинация, ягъни вакытны файдасыз уздыру белән алмашына. Икенчесе да начар әйбер түгел, бер нәрсә дә эшләмәгәнлектән әле зыян килгәне юк... Тик бар нәрсәнең дә чамасы бар. Көне бу видеолар, мемнар карап утырып та булмый бит. Шуңа да без көннәрегезгә нинди дә булса дәрт өстәп җибәрер өчен махсус чек лист ясадык!
- Бүлмәңне/шкафыңны/йокы урынын җый
- Телефоныңдагы кирәкмәгән фотографияләрне/файлларны бетер
- Көнең турында влог төшер
- Хыялларыңны, максатларыңны барлап, үзеңә киләчәккә хат яз
- Яраткан җырыңны куеп, 5 минут булса да биеп ал
- Бүлмәңне плакатлар, чәчәкләр, язулар белән бизә
- Кроссовкаларыңны юып куй
- Трендта булган видеоны үзең төшереп кара
- 5 минутта пешә торган тәм-том әзерләп кара
- Яңа төр макияж/прическа ясап кара
- Берәр файдалы подкаст табып тыңла
- Берәр киемеңне кастомлап, үзең теләгәнчә бизәп кара
- Моңарчы беркайчан да кереп карамаган кафега/каһвәханәгә бар
- Якын-тирәдә барып була торган су коену урыннарын барлап куй
- Су эчү турында трекерны чыгартып куй һәм көн дә су эч
- Дусларың белән спорт/туклану/кул эшләре ясау/матур киенү буенча челлендж башла.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев