«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ӨСТӘМӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ!
Артист тормышы кызыксындырамы? Үзеңне зур сәхнәдә сынап карау, грим ясау, париклар кию һәм, гомумән, сәхнә тормышы мизгелләре белән танышыр өчен «Апуш» балалар театр студиясе – шәп мөмкинлек!
Нәкъ хәзерге вакытта театр студиясе кастинг уздыра. Ул 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу аралыкта син бөтен булган сәләтләреңне – җырлау, бию, шигырь сөйләү – студия остазларына күрсәтергә тиеш. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Кастингта 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Кастинг алдыннан, ә нәкъ менә 23 августка кадәр сораунамә тутырырга кирәк булачак. Сайлап алу этабы 12:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак. Нәтиҗәдә 15 әр бала «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында студиядә шөгыльләнү өчен сайлап алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев