БЛОГЕРЛАР САБАНТУЕНДА 30дан артык БЛОГЕР БУЛАЧАК!
27 июль көнне Теләче районынының Баландыш авылында Блогерлар Сабантуе узачак! «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге башлыгы Ленар Хуҗин фикеренчә, әлеге сабантуйның төп үзенчәлеге – блогерлар составы.
«ШӘП» лейблындагы кайбер блогерлар бөтенләй үзара таныш түгел, ул әле рәсми рәвештә ачык итеп игълан итлемәде дә. 2023 елны без төрле милләт вәкилләре блогерларын җыйдык, алар бишәү иде, быел исә актив татар блогерларын җыярга булдык. Әлеге төркемгә һәр блогер да керә ала, чикләүләр юк», – диде «Ялкын» журналы мөхәррире Илназ Фазуллин.
Быел Сабантуйга 30 дан артык блогер киләчәк дип көтелә. Бүгенге көнгә кадәр 200 кунак теркәлгән – аларга бүләкләр булачак.
Блогерлар фикеренчә, Сабантуй бик әйбәт үтәргә тиеш. Беренче чиратта, алар өчен ул – контент. Бирнә җыюда, түгәрәк уеннарда рәхәтләнеп катнашачакбыз, ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
Нет комментариев