ТИЗДӘН «ҮЗ ТЕЛЕМ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ
Март башында старт алган татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле.
Финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылды. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
«Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылды. 2023 елда да уңышлы гына дәвам итте. Узган ел барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев