«КАРАКҮЗ» КИНОФЕСТИВАЛЕНӘ ҮЗ ӨЛЕШЕҢНЕ КЕРТ!
29 июльдән башлап 3 августка кадәр «Каракүз»дә кинофестиваль узачак. 6 көн дәвамында тамашачылар дистәләгән фильм карап, режиссерлар белән очрашып, кино-квизларда катнашып җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
Кино күрсәтүләр шәһәрнең ике мәйданчыгында: «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә һәм шәһәр пляжында узачак. Программада Казахстан, Кыргызстан, Иран, Россиянең Хакасия, Чечня, Башкортостан, Татарстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрендә иҗат ителгән фильмнар кертелгән.
Фестивальнең жюри әгъзалары – тамашачылар үзләре. Нәкъ менә алар һәр көнне берничә номинациядә үзләренә ошаган кино өчен тавыш биреп җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Гран-при иясен дә алар сайлап алачак. Өстәвенә иң актив тамашачыларга һәм фестивальне үз социаль челтәрләрендә яктыртучыларга махсус бүләкләр дә каралган.
Фильмнарны карау бушлай, бары тик алдан теркәлергә кирәк булачак
«Каракүз» фестивале турында тулырак безнең язмада укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев