«ЯШЕЛ СИГНАЛГА СӘЯХӘТ»: ИҖАДИ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
Син шигырьләр яки әсәрләр иҗат итәсеңме? Алайса «Яшел сигналга сәяхәт» республикакүләм бәйгесе синең гаризаңны көтә!
Бәйгенең максатлары – татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучыларны ачыклау һәм таныту, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган татарча әдәбиятны популярлаштыру.
«Яшел сигналга сәяхәт» 3 этаптан тора. 1 июньнән алып 30 сентябрьгә кадәр 16-35 яшьлек шагыйрь һәм язучылар бәйгегә гариза җибәрә. 1-18 октябрьдә жюри җиңүчеләрне билгели. Ә 21-31 октябрь көннәрендә исә тантаналы рәвештә җиңүчеләр исемлеге игълан ителә. Биредә Татарстаннан гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта башка илләрдән дә катнашырга мөмкин!
Гаризаны guncbgd@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Бәйге номинацияләре белән нигезләмәдә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев