Логотип Идель
Шәхес

ИНЕССА КЛЮКИНА: «ЧАКЫРГАННАРЫН КӨТЕП ЯТМЫЙЧА, МИНИСТРЛЫК-ВЕДОМСТВОЛАРНЫҢ ИШЕГЕН ҮЗЕҢӘ ШАКЫРГА КИРӘК»

Күңелдә йөрткән мәрхәмәтле идеяне чынга ашыра алу, бернинди дә танышларсыз Татарстан министрлыклары ишекләрен шакып, уңай җавап алуга ирешү... Моны һәркем түгел, ә бары тик үз максаты белән янып-көеп йөргәннәр генә эшли ала. Инесса Клюкина – “Э-моция” иҗади инклюзив студиясен (бу турыда язма) булдырган кыз. 2016 елдан эшләгән студия эшчәнлеге өчен ул “Россиянең ирекле булышчысы-2019” конкурсында Гран-При яулады (бу турыда язма). “Ялкын” әлеге актив, тормыш авырлыкларына бирешмәгән кыз белән аралашу җаен тапты.

– Инесса, Россия Президенты кулыннан бүләк алу сиңа нинди мәгънәгә ия?

– Миңа үземә зур масштаблы әйберләр ошый. Гран-Прины Президент кулыннан алу минем генә түгел, ә бөтен командабызның эшчәнлеген бәяләү дигән сүз.  Бу, һичшиксез, зур бүләк. Ул бик зур кыйммәткә ия һәм кадерле. Әлеге тантана Сочида Россиянең иң яхшы 7000 ирекле булышчысы катнашында узды. Әйткән сүзләремне хуплаулары, алкышларга күмүләре миңа бик ошады. Болар барысы да минем күңелемә ниндидер тылсым өстәде, сихри бер атмосфера тудырды.

– Гран-При шушы вакыт эчендә “Э-моция” эшчәнелегенең ниндидер нәтиҗәсе булдымы?

– Бу – минем өчен елның иң яхшы һәм күңелгә рәхәтлек бирә торган финалы. Чөнки әлеге премия – ирекле булышчылар өчен иң дәрәҗәле бүләк. Шушы бәйгедән соң безнең проектны тагын да зуррак, яңа дәрәҗә көтәдер, дип ышанам. Өч ел дәвамында спектакльләребезне 6000 кеше тамаша кылды. Нәтиҗәдә, 6 автор спектакль булдырдык, Россиянең 35 шәһәрендә 40 спектакль куйдык. Аларга 300 волонтер-профессионалны җәлеп иттек.

– Конкурсның гранты күпме?

– Без “Татарстанның махсус мәктәпләрендә инклюзив спектакльләр күрсәтүне оештыру” проекты белән грантка гариза тапшырган идек. Нәтиҗәдә, безгә тапшырылачак акчаларның күләме 700 мең сумнан бераз артык. Грант ярдәме белән студиябез Татарстанның 7 шәһәрендә махсус мәктәп укучыларына – мөмкинлеге чикле булган балаларга 10 спектакль күрсәтәчәк. Акчаны без ут җайланмалары, тифлокомментарийлар ясарга булыша торган аппаратура, юл чыгымнарына тотачакбыз.

– Тамашачылардан нинди фикерләр ишетергә туры килә?

– Күпләр безнең спектакльләрнең яхшы мәгънәдә шаккаттыруы турында әйтә. Хәтта “тәннәр чемердәде”, дип әйтүчеләр дә булды. Үзләренә инсайт ясаучылар да күп. Күп кенә тамашачылар безнең спектакльдәге артистларның кайсысының мөмкинлеге чикле, кайсысының түгел икәнлеген аңламый. Моны ишетергә аеруча рәхәт, чөнки без моңа акцент ясамыйбыз. Һәр спектаклебез “иҗат процессы, кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерү атмосферасына чумдыра” дигән фикерләр ишетергә туры килә.

– Сезнең спектакльләрне кайсы шәһәрләрдә аеруча шатланып кабул итәләр?

– Без спектакльләрне йә үзебез оештырабыз, йә чакыралар. Чакыру белән булганда, спектакль күрсәтүләр аеруча җылы рухта уза. Беренче тапкыр гастрольгә чыккан шәһәребез – Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәре иде. Ул – ябык шәһәр. Бу – Татарстаннан читтә булган тәүге гастролебез иде. Анда безне бик җылы кабул иттеләр.

– Татарстан җитәкчелеге тарафыннан ниндидер ярдәм тоясызмы?

– Республиканың Мәдәният министрлыгы безгә вакыт-вакыт белән мәйданчыклар тәкъдим итә. Без әлеге министрлык белән еш хезмәттәшлек итәбез.

– Студия эшләп килү дәвамында нинди нәтиҗәләргә ирештегез?

–  Беренчедән, тату коллектив булдыра алдык. Безнең укытучыларыбызга – режиссерыбыз, актерлык осталыгы, пластика хәрәкәте укытучысы Неля Суркина, вокал буенча педагог Миләүшә Әхмәдиева, сөйләм техникасы буенча укытучы Марина Мусенкога бик зур рәхмәт. Алар – безнең төп казанышыбыз.

– Эш барышында нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?

– Урын һәм укытучыларның хезмәт хакы – безне борчыган төп мәсьәләләр. Укытучылар безнең катнашучылар белән атнаның билгеле бер көннәрендә шөгыльләнә. Акча эшләргә теләгән укытучы башка җирдә эшләүне сайлаячак шул. Шуңа аларның хезмәте түләнсен иде, дип телибез.

– Кайсы проблемаларны хәл итәргә туры килде?

– Мин үзем култык таягында йөргәч, машинада хәрәкәт иткәч, тизрәк хәрәкәт итә алам, барьерларны сизмим, диярлек.

– Киләсе елга “Э-моция” үзенә нинди максат куя?

– Апрель ахырында безнең спектакль премьерасы көтелә. Ул хәрби темага багышлана. Марттан башлап, без “Россиянең ирекле булышчысы-2019” бәйгесендә “Мөмкинлекләр тигезлеге” номинациясендә җиңгән проектыбызны тормышка ашыра башлаячакбыз. Шулай ук тауларда иҗади интенсив уздырырга, транспорт проблемасын да хәл итәргә телибез. “Таврида” форумында (бу турыда язма) катнашу (бу турыда язма) теләгебез дә көчле.

– Син шундый зур, кирәкле, мәрхәмәтле эш башкарасың. Моның өчен шулкадәр көчне кайдан табасың?

– Балачагымнан  бирле иҗат белән шөгыльләнергә теләдем. Хәзерге вакытта минем белән булган кешеләр мине канатландыра, илһам бирә. Үзебез әзерләгән спектакльләрдә катнашу бик ошый. Безнең шәп режиссерыбыз – Неля Суркина белән эшлибез, ул космик дәрәҗәдәге спектакльләр булдыра. Алар һәрчак төрле, биредә без мөмкинлекләребезне сыныйбыз. Җырларга да, биергә дә өйрәндек, драматик спектакльләрне дә булдырабыз. Эшебезнең нәтиҗәсе булган постановкалар миңа, актриса буларак, бик кирәк. Мин аларда үсәм. Спектакльне булдыру өчен күп кенә кешеләр белән аралашырга туры килә. Бу мохит, кешеләр, вакыйгалар миңа бик зур этәргеч бирә. Безнең һәр спектаклебез төрле мәйданчыкларда һәм шартларда уза. Постановка куйганчы, сиңа моңа кадәр башкармаган эшеңне эшләргә туры килә. Болар барысы да миңа көч бирә, дип уйлыйм.

– Танышларың, элемтәләрең булмыйча, республика министрлык-ведомство ишекләрен ничек шакып була? Алар синең проектың турында белсен өчен, нишләргә кирәк?

– Яннарына барырга, кабул итү көннәренә язылырга, социаль яктан актив булырга, төрле чараларда катнашу кирәк. Зур дәрәҗәле кешеләр янына бару, сөйләшә башлаудан курыкмау кирәк. Аларны үз чараларыңа чакырып та була. Безнең постановкаларны Татарстан яшьләр эшләре министры, Мәдәният һәм Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министры урынбасарлары караганнары бар. Әлбәттә, чакырганнарын көтеп ятмыйча, үзеңә эшләргә кирәк. Үзең турында белгертер өчен, министрларның кабул итү көннәренә язылырга кирәк. Йә ярдәм сорасаң, йә үзеңә аларга ярдәм итәргә тәкъдим итсәң, синең эшең турында белми калмаслар.

– Тормышың “Россиянең ирекле булышчысы-2019” конкурсыннан соң ничек үзгәрде?

– Шушы вакыт аралыгында мин күп хисләр кичердем. Күп танышларым язды, минем якыннарыма язучылар да булды. Үз проектыбызны бәяләүләренә бик рәхмәтлемен. Бу – безнең өчен зур статус, зур җаваплылык. Мин бу бүләккә хәтта ышанып та бетә алмыйм. Ул – безнең өчен яңа дәрәҗәгә чыгу. Ләкин анда таба атлау өчен яңа офыкларны карарга кирәк.

– Әлеге Гран-При статуэткасын кайда саклаячаксыз?

– Кызганыч, әлегә “Э-моция”нең үз йорты юк. Шуңа да кайбер бүләкләр – Неляда, кайсылары миндә саклана. Ләкин без бу йорт турында бик хыялланабыз.

Фото авторлары – Артемий Мельников, Елена Гредюшко, шулай ук фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев