Логотип Идель
Бу – тема!

«Э-МОЦИЯ» ЧИКЛӘРНЕ ЮККА ЧЫГАРА

Алар белән иртәнге 10да күрешергә сүз куештык. Жилплощадка. «Юность» мәдәният сараена ашыга-чаба килеп керәм һәм сәхнәдә репетиция ясаучы актерларны күрәм. Дөресен әйтим: мөмкинлекләре чикле һәм гадәти кешеләр шөгыльләнә торган әлеге студиядә актерлар идәндә басып, утырып пластика күнегүләр ясыйдыр дип күз алдына да китермәгән идем.

Ә алар күнегүләрне сездән, миннән яхшырак ясый. Сыгылмалыкларын әйткән дә юк! Баксаң, актерлар белән идәндә шөгыльләнү режиссерлары Неля Суркина идеясе булган икән.

Исеме: «Э-моция» («energy», «motion» сүзләреннән алынган) иҗади инклюзив студиясе

Туу урыны: Казан, «Юность» мәдәният сарае

Туган елы: 24.09.2016

«Әнисе»: Инесса Клюкина

Составы: 18 кеше

Репертуар: «Сердца города», «Страна сломанных игрушек» спектакльләре

1нче гастроле: Яшел Үзән районы Васильево бистәсе

Төп максаты: мөмкинлеге чикле һәм чиксез булган кешеләр арасындагы барьерны юкка чыгару

«Коляскага башка утырмыйм»

– Студиягә актерлары белән аралаша башлагач, йөри алмаучыларның – коляскадан котылырга, култык таягы ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләрнең аннан башка йөрергә теләүләрен аңладым. Шушы сынауларны җиңеп чыкканнар «Мин коляскага башка утырмыйм», – дип ышанып әйтә. Ә мин спектакльне коляска, култык таягыннан башка куярга теләдем. Студиягә йөрүчеләр дә моңа бик теләп алынды. Тамашачыга да бернинди вакыйга, хәтта авыру да үз-үзеңә бикләнеп утыру өчен сәбәп булмавын күрсәтергә телибез. Иң мөһиме башкаларга ачык булырга кирәк. Актерлар да кайвакыт «Мин моны да булдыра алам икән!» – дип таң калалар, – ди «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең режиссеры Неля Суркина.

Башта Неля мөмкинлекләре чикле кешеләр пластика белән ничек шөгыльләнер икән дип аптырап кала. Аннары идәндә шөгыльләнергә кирәклеген аңлый. Бу вакытта кеше мөмкинлекләреннең диапазоны киңәя. Беренче дәрестә һәркем булдыра алырлык күнегүләр өйрәтә башлый режиссер. Хәзер ул һәр катнашучының мөмкинлеген сизә. Чыннан да булдыра алмыймы яки үзенә ял итәргә ирек бирәме икәнлеген дә тоемлый. Студиядә актерларга ялкауланырга җай бирмиләр. Ләкин хәлдән килми торган күнегүләрне ясарга да мәҗбүр итмиләр. Һәр нәрсәдә алтын урталык монда.

«Э-моция» чын-чынлап бер йодрык кебек. Командадагы энергетика импульс сыман бер-берсенә күчә бара. Репетиция вакытында да берсе көлә башладымы, бу икенче-өченче актерга да күчә. Студиядә бер-береңә ярдәм итү – язылмаган канун. Репетицияләр тәмамланып, коляскадагы актерны идәнгә төшергәндә дә, бергәләп булышалар. Сәхнәдә пандус кебек җайланма ясаганнар. «Юность» мәдәният сараеның директоры Сергей Петрович Куприяновка рәхмәтле «Э-моция»леләр. Студия ачу идеясе дә аныкы икән бит. Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан актерларга яхшы мөнәсәбәт, ярдәм сизелә.

«Шундый «контролер» инде мин!»

–«Татарстан энҗесе» конкурсында катнашучылардан сорагач, театр студиясе булса, шәп булыр дигән фикергә килдек. Студиянең җитәкчесе, оештыручысы, шул ук вакытта аның актеры булу бер дә җиңел түгел миңа. Шундый «контролер» инде мин! Репетиция вакытында «Реквизит, костюмны кайдан табарга?» дигән уйлар баштан чыкмый. Ул чакта режиссер бераз шелтә белдерә. Һәрвакыт телевидение алып баручысы, актриса булырга хыялландым. Баксаң, син үз студияңне оештырып, актриса да була аласың икән, барысы да – безнең кулда, – ди «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина.

«Безнең акча юк, шуңа безгә беркем дә булышмаячак» кебек уйларны башына да китерми Инесса. Казанда башкаларга бушлай ярдәм итәргә,  белемнәре белән уртаклашырга теләүчеләр барлыгын белә ул. «Э-моция» студиясе, мәдәният сарае кысаларында гына калмыйча, бөтен шәһәргә танылырлык хәлдә. «Эшнең уңышлы булуына ышансаң, барысы да барып чыгачак. Шушы проект ярдәмендә мин ышанычның нәрсә икәнлеген белдем», – ди оештыручы.

Алинә Шәрәфетдинова, «Э-моция» актеры, нефть оешмасында белгеч, рольләре: «Сердца города» – Оялчанлык, «Страна сломанных игрушек» – Фарфор курчак, «Снег» – кар:

– Күңелем түрендә мондый студиядә шөгыльләнәсе килү теләге бар иде. Үзеңне төрле яктан ачасы килә бит ул. Әкренләп кереп киттем. Хәзер дәресне, спектакль куюны, яңа роль бирүне көтеп алам. 1 ел эчендә үземдә үзгәреш сизәм. Элегрәк «Булдыра алмыйм» дигән уйлар булса, хәзер «Нигә әле булдырып калдырмаска?» – дим. Элек оялчан булсам, хәзер кешеләргә күбрәк ачылдым, үз-үземә ышаныч артты. Фотога төшкәндә, дөрес позага басарга өйрәндем. Кешеләр мөмкинлекләрем чикле икәнлеген күрсә дә, алар һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә, сәламәтлек теләп кала. Эш көннәрендә мин – эштә. Шимбәләрен «Э-моция»гә киләм, психология буенча китаплар укыйм. Мәктәпләрдә «Игелеклелек дәресләре»н алып барам. Укучыларымны мөмкинлекле чикле кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәм.

Рәмис Әхмәдуллов, 28 яшь, «Э-моция» актеры, төзелеш оешмасында инженер, рольләре: «Страна сломанных игрушек» – йомшак уенчык аю, «Снег» – Юко.

– «Э-моция»гә апрельдә килеп кушылдым. Спектакльдә катнашырга чакыргач, бик теләп ризалаштым. Театрга йөрергә бик яратам, шуңа да үземне актер буларак сыныйсым килде. Моңа кадәр бию белән шөгыльләндем. Хәзер минем өчен башка баскыч – инклюзив биюләр – ул мөмкинлеге чикле һәм аягында нык басып торучы кеше биюе. «Э-моция»дә шөгыльләнү миңа рәхәт. Барысы да эшеңә һәм башкаларга нинди мөнәсәбәттә булуыңнан тора. Үзеңнең волонтер булуыңны тоясың икән, сиңа җиңел. Студиянең егет-кызлары белән миңа аралашу да, бергә булу да көч өсти. Командабызның бердәмлеген тоеп яшим.

«Э-моция»нең үзенчәлеге:

– финанслый торган оешма юк (укытучылар, режиссер дәресләрне бушлай алып бара);

– спектакльләр бушлай (бәя кую үзе үк чикләүне аңлата, дип саныйлар);

– костюмнарны тамашачылар махсус капка салган хәйрия акчасына алалар;

– актерларга репетицияләргә килергә «Социаль забота» дигән такси булыша;

– «Э-моция» – бары тик энтузиазмга корылган студия. Теләген булса, бөтен эшне булдыра аласың. Россия, Татарстанда мондый студияләр тагын да күбрәк булса, шәп булыр иде, – ди режиссерлары.

 Мондый көчле рухлы, иҗатка гашыйк кешеләргә без уңышлар гына телибез! Иҗат канатларыгыз нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев