20 декабрь 2019 яңалыклары
-
КЫҢГЫРАУЛАР ПАРАДЫ СИНЕ ДӘШӘ!
Иртәгә, 21 декабрьдә, Казанның Бауман урамында Яңа ел уңаеннан кыңгыраулар парады узачак. Аның белән Яңа ел бәйрәмнәре программасы ачылачак, һәм Бауман урамындагы Яңа ел бизәлеше утларын тантаналы рәвештә кабызачаклар. Аны “Studio Festi” дип исемләнгән Италия ширкәте эшләде. -
ЯҢА ЕЛГА 7 ТӨРЛЕ БҮЛӘК
Йә, кайсыгыз анда, нинди бүләк бирим, дип баш вата? Хәзер ярдәм итәбез. Тиз генә әзерләп, табып була торган Яңа ел бүләкләре исемлеге! -
ИРАДА ӘЮПОВА: «ТАТАР ТЕАТРЫНА МӘХӘББӘТ ТЕЛНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ ЭТӘРДЕ»
Ел ахыры җитәме, чабышырга тотынабыз. Соңгы арада һәркемнең елга нәтиҗәләр ясавы модага әверелә бара, бугай. Хәер, Татарстан министрлыклары бу модага күптән ияргән инде. Һәр ел саен узган эшкә йомгак ясап, киләчәккә планнар коралар. 2019 ел да искәрмә түгел. 2020нче ел мәдәният өлкәсендә нинди яңалыклар алып килер? Бүген моның турында журналистларга Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова сөйләде. -
ЧАЛЛЫДА ФЁДОР БОНДАРЧУК ФИЛЬМЫНА АКТЕРЛАР ЭЗЛИЛӘР
Танылган режиссер Федор Бондарчук “КАМАЗ-Мастер” командасы турында фильм төшерергә әзерләнә. Хәзерге вакытта алар Чаллыда массакүләм күренешләр өчен актерлар сайлау буенча кастинг игълан иткән. -
БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ
Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. «Бүген килә алмыйм». Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең. -
МИРАСЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК!
Халкыбызның иң зур хәзинәләренең берсе – музыка уен кораллары. Кураен аласыңмы, кубызынмы, гармунын, думбырасын – барысының да моңнары күңелгә үтеп керә. Бәһасе булмаган әлеге байлыкны югалтмый саклау – безнең изге бурыч. -
ТӨНГӘ КАРШЫ НӘРСӘ АШАРГА ЯРЫЙ?
Йоклар алдыннан ашмаска кушалар. Иң яхшысы – йокларга 3 сәгать кала ашарга, диләр. Әмма ашыйсы килә бит! Нишләргә? Ач карынга йоклап китеп тә булмый бит әле ул... Ашказанына авыр булмасын өчен нинди ризык ашарга ярый соң?