КЫҢГЫРАУЛАР ПАРАДЫ СИНЕ ДӘШӘ!
Иртәгә, 21 декабрьдә, Казанның Бауман урамында Яңа ел уңаеннан кыңгыраулар парады узачак. Аның белән Яңа ел бәйрәмнәре программасы ачылачак, һәм Бауман урамындагы Яңа ел бизәлеше утларын тантаналы рәвештә кабызачаклар. Аны “Studio Festi” дип исемләнгән Италия ширкәте эшләде.
Әгәр без кыңгырау тавышларын ишетәбез икән, димәк, могҗизага ышанабызю Димәк, Кыш Бабай да безнең янга кыңгыраулар, кыңгыравыклар белән бизәлгән атларда, җигелгән чаналарда ашыга.
Казанның Мәдәният идарәсе һәм Парк һәм скверлар дирекцияcе һәркемне әлеге парадта катнашырга чакыра. Әлеге җәяүле йөреш “Родина” кинотеатры яныннан башланып, Тукай мәйданындагы сәгать янында тәмамланачак. Нәкъ менә соңгысында “Studio Festi”дан төсле арка-панно урнашытырылган. Былтыргыдан аермалы буларак, ул яңартылган: анда яңа төсләр, паттерннар кулланылган.
Әлеге парадта һәркем катнаша ала. Моның өчен парад башлана торган урынга гына килергә кирәк. Һәм, әлбәттә, үзең белән кыңгырау, кыңгыравык (бубенец), шөлдерле барабан (бубен) яки маракас алып килергә онытма. Катнашучылар арасында иң оригиналь музыкаль инструмент һәм костюмга конкурс та оештырылачак. Ә кемнең дә булса да кыңгыравы булмаса, борчылмаска кушалар: оештыручылар аларны да әзерләячәк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев