Логотип Идель
Белми калма

ПСИХОЛОГЛАР СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ УТЫРУЧЫЛАРНЫ 3 ТӨРГӘ БҮЛГӘН

Соңгы елларда психологлар һәм психиатрлар социаль челтәрләрнең кешенең психик сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен өйрәнеп бик күп тикшеренүләр үткәргән һәм кызыклы нәтиҗәгә килгән. Кулланучыларның социаль челтәрләрдә аралашу стиле турында күбрәк белер өчен, Британия психологлары эксперимент үткәргән. Анда дөньяның төрле илләреннән барлыгы 526 кеше катнашкан.

Катнашучыларга ясалма социаль челтәр моделендә сурәтләр карарга тәкъдим ителгән. Бер рәсемне караганнан соң, алар чираттагысына күчәргә, «лайк» куярга, дуслары белән уртаклашырга яки үз комментарийларын калдырырга тиеш булган. Эксперимент тәмамлангач, катнашучылар үзләренең социаль тормышларына һәм психологик халәтләренә кагылышлы сораштыру үткән.

Ахыр чиктә, эксперимент нәтиҗәләренә таянып, психологлар социаль челтәр кулланучыларын 3 төргә бүлгән.

1. Пассив

Бу төргә 39% катнашучы эләккән. Алар 85% сурәтне бернәрсәгә дә басмыйча,беркем белән дә уртаклашмыйча, үткәреп кенә җибәргән. 13% кеше исә «лайк» куйган һәм бары тик 1%ы гына фотолар белән бүлешкән. Бу төркемдә ирләр һәм хатын-кызлар саны тигез.

2. Реактив

Алар 59% рәсемне үткәреп җибәргән, әмма якынча 35% очракта «лайк» куйган һәм 5% фото белән бүлешкән. Бу төркемдә хатын-кызлар күбрәк.

3. Интерактив

Алар сурәтләрнең 30%ын үткәргән, 50%ында «лайк» калдырган, 20%ын дусларына җибәргән. Монда ир-атлар күбрәк.

Бу төркемнәрдә социаль-психологик аермалар да табылган. Мәсәлән, интерактив кулланучыларның чын тормыштагы дуслары белән дә, виртуаль язылучылары белән дә тыгыз бәйләнештә булуы ачыкланган. Ә менә пассив кулланучылар турында моны әйтеп булмый. Реактив төрләр исә нәтиҗә буенча – уртадарак. Ләкин психологлар 3 төр кулланучыларны да үзләрен бер дә ялгыз хис итми дип ачыклаган.

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев