Камилә АБДУЛЛИНА автор яңалыклары
-
БЭМБИ, БУРАТИНО, РАПУНЦЕЛЬ... СИН БУ ӘКИЯТЛӘРНЕ ЯХШЫ БЕЛӘМ, ДИП УЙЛЫЙСЫҢМЫ?
Без барыбыз да әкият hәм мультфильмнар яратабыз. Чөнки әкияти дөньяда ни теләсәң шул бар: тылсымлы әйберләр, сөйләшә торган җанварлар, канатлы аждаһалар hәм, hичшиксез, бәхетле финал. Әгәр дә мин син әкиятләр турында әле бииик аз беләсең дисәм, ышаныр идеңме? Шаккатырга әзер булып тор, әкиятләр буенча баш белгеч кызыклы фактлар әзерләде. -
RAMILYAUP: МИНЕМ МАКСАТ – ДӨНЬЯДА ТАТАР КЫЗЛАРЫ ТУРЫНДА ЯҢА КҮЗАЛЛАУ БУЛДЫРУ!
Сезнең дусларыгыз арасында үзе чибәр, үзе акыллы, җырлый да белә, спорт белән дә шөгыльләнә, 1001 эшне берьюлы эшли ала торган кешеләр күпме? Аларга бер караганда шаккатасың: шулар кебек актив һәм максатчан буласы килә, икенче караганда – «Тагын шул, тагын нидер майтара», – дип уйлап куясың, бераз ачу да килә... Әлеге язманың төп герое Рамилә – нәкъ менә шундыйлардан! -
INDE-BATTLE – БАТЛ ИНДЕ, АБАУ!
«Җырлый белмәүче кеше башкарган ямьсез шигырь» – XX гасыр азагында америка музыканты Питер Стил рэп турында шундый сүзләр әйткән иде. Ә бүгенге көндә ул һәр икенче кешенең колакчынында. Әле алай гына да түгел! Рэп-мәдәнияткә булган кызыксыну көннән-көн үсә. Бүген инде ул он-лайн форматта гына түгел, чынбарлыкка да үтеп керә. Моның ачык мисалы – рэп-батллар. -
СИН МОНЫ КАРАРГА ТИЕШ! «ЯЛКЫН»нан ИСЕМЛЕК
Җәй дәвам итә! Укуны читкә куеп торып тынычлап ял итәргә, кино-сериаллар карарга, үзеңә кызыклы булган китапларны укырга вакыт барлыкка килгәч кенә... карар һәм укыр әйбер юк булып чыга! Таныш хәлме? Борчылма! Без синең өчен шәп исемлек төзедек инде. -
МИЯУ-МИЯУ ПЕСКӘЕМ: НӘРСӘ УЛ НЭКО МӘДӘНИЯТЕ?
XXI гасырда Япония мәдәниятенең зур өлешен Нэко күренеше били. «Нэко» япон теленнән тәрҗемә иткәндә «песи» дигәнне аңлата, төгәлрәк итеп әйткәндә – «сихерле песи». Әлеге сүзнең килеп чыгуының сәбәпчеләре – Будда гыйбадәтханәләрендә яшәүче руханилар. Анда кимендә бер песи яшәгән һәм тора-бара алар турында төрле риваятләр уйлап чыгара башлаганнар. -
YUMMY UNITED: МӨМКИНЛЕКЛӘР КИҢЛЕГЕ
«Без идеяләр эзләмибез, алар бездә бар!» – илһамлану, кәттә фикерләр сере турындагы сорауга директорлар шурасы (совет) әгъзасы Василиса шулай дип җавап бирде. Иң кызыгы беләсезме нәрсә? Аңа әле 14 яшь тә юк! Яшүсмерләрне үзенә директор итеп алучы серле компания – Yummy United. -
АРМИЯ ТУРЫНДА НИЛӘР БЕЛӘСЕҢ? ТЕСТ СОРАУЛАРЫНА ТУЛЫ ҖАВАПЛАР
Ватанны саклаучылар көне дигәч башыңа ниләр килә? Форма кигән солдат егетләрме? Мәңгелек утмы? Ә бәлкем, без киноларда күреп ияләнгән текә сугышу эпизодларыдыр? Журналаның февраль санында без сиңа тест әзерләгән идек. Ә хәзер җавапларны тәкъдим итәбез. Армия турында никадәр яхшы белгәнеңне тикшереп кара! -
ЯҢА ЕЛ ТӨНЕН КҮҢЕЛЛЕ УЗДЫРУ ӨЧЕН 4 ШӘП ТӘКЪДИМ
Яңа ел – иң якты, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Аны каршы алу, ничә яшьтә булуга карамастан, гел күңелле. Хәтта исемендә дә «яңа» сүзе булгач, бу төнне онытылмаслык итеп үткәрәсе килә. Үзем өчен кызыклы идеяләр туплыйм дип башлаган идем, сезнең белән дә бүлешергә булдым. Төрле ил яшүсмерләреннән Яңа ел каршы алуның иң шәп идеяләрен сез дә кулланыгыз! -
ГАҖӘПЛӘНДЕРГӘН ГАҖӘЕП ИТАЛИЯ
Мин Эльвира белән берничә ай элек, очраклы рәвештә, Фейсбукта таныштым. Римда яшәүче татар кызы икәнлеген белгәч, интервью алырга булдым. Эльвира мине саф татарча сөйләшүе һәм ачыклыгы белән гашыйк итте. «Кайда гына булсам да, мин үземне һәрвакыт татар итеп хис итәм, татар ризыклары әзерлим, татарча уйлыйм», – диде ул миңа. -
ЗӘҢГӘР ЧӘЧ, ЯКИ МУЗЫКА ТЫҢЛАУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?
Әгәр дә син үзеңне кайчан да булса ахмак итеп хис итәсең икән, Камиләнең җитен чәчле кыз турында белгәннән соң, чәчен зәңгәргә буятканы турында исеңә ал! -
ЯҢА ЕЛНЫ ЯҢАЧА: КАЙДА НИЧЕК?
Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә бу яңа елны бар дөнья бөтенләй башкача итеп үткәрәчәк. Нәрсәләр үзгәргән? Кайда нинди чикләүләр кертелгән? Хәзер сөйлибез! -
“ПОРКА” ЭКОЛОГИЯГӘ БАГЫШЛАНГАН ПЕРФОМАНС
Эко- активистлар табигатьне саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан берсеннән-берсе кызыклы ысуллар уйлап таба. -
ИҢ ШӘП ФОТОЛАР – СИНДӘ!
Инстаграм челтәрендә үз аккаунтын алып баручы һәркемгә билгеле: фотога төшәр өчен кызыклы урыннар табу – үзе бер сынау. Шуңа күрә, без сезгә бу эшне җиңеләйтү максатыннан, Казаныбыздагы берничә кызыклы урын һәм «инста-трендлар» буенча актуаль мәгълүмат тупладык.