ЯҢА ЕЛНЫ ЯҢАЧА: КАЙДА НИЧЕК?
Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә бу яңа елны бар дөнья бөтенләй башкача итеп үткәрәчәк. Нәрсәләр үзгәргән? Кайда нинди чикләүләр кертелгән? Хәзер сөйлибез!
Европада Яңа елны да, Раштуа бәйрәмен дә Санта Клаус, ярминкәләр һәм бәйрәм чараларыннан башка гына үткәрергә туры киләчәк. Барлык җәмәгать урыннары, шул исәптән, кафе-рестораннар ябык булачак.
Франция белән Испаниядә саф һавада зур булмаган чаралар үткәрергә рөхсәт ителә.

Италиядә хәлләр тагын да күңелсез: полиция хезмәткәрләре өйләргә кереп өстәл артындагы кунакларны санап, тәртип бозучыларга штрафлар язып бирәчәк.

Нидерландыда табибларның эшен катлауландырмас өчен быел фейерверк куллануны тыйганнар.
Чехия һәм Германия халкы исә Яңа елны гадәттәгечә каршылау хокуклары өчен көрәшә – митинглар оештыра.
Менә шулай, коронавирус гадәти тормышка гына түгел, бәйрәм традицияләренә дә төзәтмәләр кертә. Чикләүләр бер дә күңелле түгел, әлбәттә, ләкин аек акыл белән уйлап үз-үзебезне саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
Нет комментариев