Бу – тема!
“ПОРКА” ЭКОЛОГИЯГӘ БАГЫШЛАНГАН ПЕРФОМАНС
Эко - активистлар табигатьне саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан берсеннән-берсе кызыклы ысуллар уйлап таба.
Күптән түгел Казан кызлары Анита Грей һәм Елена Алексеева Бауман урамында урнашкан «БИЗON» галереясендә “Порка” дип исемләнгән күргәзмә кысаларында шактый кызыклы перфоманс үткәрделәр.
Кыз белән егетне бер-берсенә сөяп, “шибари” япон бәйләү техникасы буенча кул һәм аякларын бәйләп, искергән кием-салым өстенә утырттылар. Асылда әлеге күренеш: “уйламыйча күп әйберләр сатып алып, без Җир шарын коткару мөмкинлеген югалтабыз, үзебезне кул-аяклардан бәйлибез”, - дигән фикерне җиткерергә тиеш. Миңа калса, шактый кыю күренеш һәм үтемле! Афәрин!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев