ИҢ ШӘП ФОТОЛАР – СИНДӘ!
Инстаграм челтәрендә үз аккаунтын алып баручы һәркемгә билгеле: фотога төшәр өчен кызыклы урыннар табу – үзе бер сынау. Шуңа күрә, без сезгә бу эшне җиңеләйтү максатыннан, Казаныбыздагы берничә кызыклы урын һәм «инста-трендлар» буенча актуаль мәгълүмат тупладык.
Беренче кагыйдә: 2020 ел инстаграмы табигыйлекны ярата. Әгәр дә син артык бизәнергә яратмыйсың икән, бик шәп. Димәк, портретлар мөмкин кадәр табигый булачак.
Кайда: Щапова урамында урнашкан 11нче йорт ишегалды

Икенче кагыйдә: фотолар гадәти тормышны чагылдырырга тиеш. Кибеттә, урамнан барганда, каһвә эчкәндә... Синең көндәлек тормышыңны тәшкил итә торган нинди дә булса бер мизгелне тотып алу мөһим.
Кайда: Метро

Өченче кагыйдә: инстаграм трендлар ярата. Велосипед, скейтборд, электросамокат йөрү өчен генә түгел, алар белән фотога төшү дә менә дигән!
Кайда: Граффити – Декабристлар урамы, 2 йорт, 3 корпус
Дүртенче кагыйдә: underground – яисә урам стилен якын күрә. Рэп, гранж, кантри бүген кабат популяр, димәк, аларның атрибутлары булган киң джинсы һәм рубашкалар, түштамга һәм төрле төстәге күзлекләр дә актуаль.
Кайда: Граффити – Болакның Кремльгә якын башы, баскычтан аска таба төшкәч.
.jpg)
Ә инде болар сиңа чит икән, кэжуал ситлендәге киемнәр сайла да кәттә урынга барып фото яса.
Кайда: Миллениум күпере асты
.jpg)
Бишенче кагыйдә: инстаграм «тере» фотолар ярата. Кояш нурлары, яңгыр, җил, хәрәркәт, хис-кичерешләр чагылышы – барысы да сиңа лайклар җыярга ярдәм итәр.
Кайда: Кабан күле буе
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев