Бу – тема!
-
ЭКСПЕРИМЕНТ: БЕР АТНАГА БАЛЛЫДАН БАШ ТАРТУ7 август 2022 - 14:33Минемчә, күпләрнең үз гомерендә бер тапкыр булса да ниндидер вакыт аралыгына баллыдан баш тартып караганы бардыр. Аларның күбесе үзләрендә барган үзгәрешләр турында сөйли. Мин һәрвакыт аларны тыңлаганнан соң тирән уйга бата идем. Алар, чыннан да, дөрес нәрсә сөйлиме икән, дип шикләндем. Һәм, ниһаять, әлеге тәҗрибәне үзем дә ясап карарга уйладым!
-
ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫ — «ПУШКА»: ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА «ПУШКИН КАРТАСЫН» КУЛЛАНЫП КАЯ БАРЫП БУЛА?6 август 2022 - 10:27Яшьләргә юл бирәбез: Пушкин картасын кулланып була торган урыннар саны елдан-ел күбәя! Хәзер хәтта беркем дә йөрмәгән китапханәләр һәм мәдәни үзәкләр дә Пушкин картасы кысаларында үз лекцияләрен һәм остаханәләрен оештыра башлады. Казандагы урыннар турында инде сөйләдек, хәзер чират районнардагы музей һәм мәдәният сарайларына җитте!
-
ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛЫРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ 4 КИТАП5 август 2022 - 15:55Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр үз-үзеңне, дөньяны аңлау һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә булуга нигез сала. Психологлар юкка гына сеансларда балачак хатирәләре турында сораулар бирми. Эчке проблемалардан арынуның яхшы ысулы – әти-әниләрне аңлап, алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырышу. Язмада шундый китаплар исемлеген әзерләдек.
-
КИНОТЕАТР: АВГУСТТА ПУШКИН КАРТАСЫ БЕЛӘН НӘРСӘ КАРАРГА?4 август 2022 - 16:38Август аенда кинотеатрларда күп кенә кызыклы фильмнар күрсәтелә. Һәм, әлбәттә, аларга Пушкин картасы белән бару каралган. Укулар башланганчы, рәхәтләнеп дусларың белән вакытыңны яхшы кино алдында үткәрә аласың. Бездән – исемлек, синнән – карап кайту!
-
«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР ҺӘМ УДМУРТ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ3 август 2022 - 10:35Июль аенда безнең Интернет аккаунтлардагы сторисларда милли бизәнү әйберләре белән матур образлы фотосессияне күргәнсеңдер, шәт. Ниһаять, серне ачар вакыт җитте! Без август аеннан «БИК МАТУР» исемле проектыбызга старт бирәбез. Әлеге проектның максаты – син һәм синең кебек башка кызыксынучан, сәләтле яшүсмерләрне Татарстан халыкларының мәдәнияте белән таныштыру.
-
«СӘЛӘТ – БЕЗГӘ, ЯШЬЛӘРГӘ БИРЕЛГӘН ИҢ ШӘП БҮЛӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ»2 август 2022 - 15:14Изге Биләр җиреннән мин үзем белән наклейкалар һәм гомергә онытылмас җылы хатирәләр алып кайттым. Шулай ук мин үзем белән сәлкеш-дусларымның блокнот тутырып язган якты истәлекләрен алдым. Бу җылы сүзләрне укыганда, кәефем гел күтәрелә бара!
-
«ПЕЧӘН БАЗАРЫ 2022»: ФОТОРЕПОРТАЖ1 август 2022 - 13:3330 июль көнне Кабан күле буенда «Печән базары» фестивале узды. Көндезге 12дән кичке 10га кадәр дәвам иткән бу чара үз эченә дистәләгән дизайнерлар ярминкәсен, лекторийлар, балалар мәйданчыгы һәм музыкаль программаны алды. Әлеге чарада без дә булып кайттык һәм фоторепортаж әзерләдек!
-
ЭКОТУРИЗМ: 5 ПОПУЛЯР ЮНӘЛЕШ31 июль 2022 - 11:01Син еш сәяхәт итәсеңме? Пляжда ял итү, экстремаль туризм, экотуризм... Син ниндирәк сәяхәт төрләренә өстенлек бирәсең? Хәзерге вакытта гадәти сәяхәткә караганда, экотуризм бигрәк тә популярлашып бара. Ул табигатькә чыгу гына түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау да әле. Экотуризм гадәти көнкүрештән һәм проблемалардан арынып, үз көчеңне һәм чыдамлылыгыңны тикшерергә ярдәм итә. Экосәяхәтнең берничә юнәлеше белән әлеге язмада таныштырып китәрбез.
-
«АҢЛЫ» ТӨШЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ФАЙДАСЫ30 июль 2022 - 10:45Көнчыгышта – кешенең чын тормышы төштә бара, ә реаль тормыш ул бары йокы гына дигән ышану бар. Безнең аңыбыз үзебез турында (бүгенге, үткәнебез һәм хәтта киләчәк!) бик күпне белә. Без йоклаганда да аңыбыз – гел хәрәкәттә һәм безне һәрвакыт ишетергә сәләтле. Әлеге язмада йокыны дөрес кулланып үзең өчен максималь файда алу мөмкин икәнен дәлилләрмен.
-
РӨСТӘМ ШАКЕРОВ: «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ХӘРӘКӘТЕНЕҢ ЯШӘВЕН ТЕЛИМ»29 июль 2022 - 11:00Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезд чаралары инде иртәгә, 30 июльдә башлана. Съезд делегатлары һәм кунаклар Иске Татар бистәсендә узачак «Печән базары» фестивалендә катнашачак.
-
«БӘЛЛҮР КАЛӘМ» ФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ: «ЯЛКЫН» ӨЧЕН ҖАН АТЫЙК!28 июль 2022 - 09:41Татарстанның матбугат тармагындагы иң мәртәбәле бәйге – «Бәллүр каләм»гә тиздән нәтиҗәләр ясалачак. Финалга чыгучылар арасында «Ялкын» да бар. Без бәйгедә «Мультимедияле редакция» номинациясендә катнашабыз.
-
«ЯЛКЫН» – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМДА: ФОТОРЕПОРТАЖ26 июль 2022 - 14:14Кичә без, «Ялкын» редакциясе, «Сәләт» аланында, Медиа Биләр форум катнашучыларына остаханә уздырып кайттык әле. Сәлкешләрне журналыбыз эшчәнлеге һәм видеопроектлары белән таныштырдык. Ә журналистика өлкәсенә багышланган кейс-чемпионат исә остаханәне тагын да кызыклырак итте. Сәлкешләр, без сезгә ошагандыр дип өметләнеп калабыз!
-
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ»: ПРОЕКТНЫҢ ТӨП НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘР26 июль 2022 - 12:5223 июль көнне сәүдә сәнәгать палатасының конгресс залында «100 лидер – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Бәйге инде 3 ел рәттән уздырыла. Быел әлеге тантананы оештыручылар кызыклы форматка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Быел җиңүчеләрне котлау процессы бал форматында узды. Җиңүчеләр дә шушы матур бал мохитендә игълан ителде.
-
БИЛӘР ТУРЫНДА ФИЛЬМ: ТАРИХЫБЫЗГА ПИАР24 июль 2022 - 11:54Чишмә суы гына түгел: Биләр ни өчен тиешенчә бәяләнмәгән урын? Элек 800 гектар мәйданы булган шәһәр Лондон һәм Париждан да зуррак булган, ә хәзер ул җирнең бөеклеге онытылып бара. Җавапны яшь видеограф, «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильм режиссеры Бай Хәйруллин белән эзләдек.
-
ЧИТ ШӘҺӘРДӘ УКУНЫҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ: КИТКӘННӘР ТӘҖРИБӘСЕ23 июль 2022 - 12:01Күптән түгел югары белем алыр өчен башка шәһәргә китәргә ниятләүче чыгарылыш сыйныф укучылары фикерләрен сорашкан идек. Әлеге ниятне тормышка ашырган студентларның да фикерләрен белешәсе килде. Нәкъ менә шуның өчен мин башка шәһәрдә укучы казанлылар белән элемтәгә чыктым. Башка шәһәрдә барысы да ошыймы? Туган якны сагыналармы? Киләчәк планнары нинди?
Шәп укыла
-
16 август 2022 - 13:44
-
16 август 2022 - 08:33
-
15 август 2022 - 14:38
-
15 август 2022 - 09:43