Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ЦИРКЫ ЯҢА СЕЗОНГА НӘРСӘЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?

Манежны тулаем ремонтлау, милли шоу, гастрономик тамаша, чит ил артистлары: болар турында Казан дәүләт циркында узган пресс-конференциядә сөйләделәр.

Циркның яңа 135нче сезоны 19 октябрьдән старт ала. Аңа бер көн кала гына манежны ремонтлау тәмамланачак. Циркның төп инженеры – Павел Осотов:

«Соңгы елларда манеж үзенең амортизация үзлекләрен югалтты, бу артистларның үзләре өчен дә, бигрәк тә атлар өчен зур уңайсызлыклар тудыра иде. Манеж – ул циркның йөрәге. Яңа материалны сайлаганда аның йомшаклыгы, ныклыгы һәм ышкылу дәрәҗәсе мөһим критерий иде. Дөресен генә әйткәндә, без аны бөтен Россия буенча эзләдек, Казан заводы күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, шушы материалны ясап чыгара алды. Мондый уникаль өслекле манеж урнаштырган цирк илебездә бердәнбер, һәм ул безнеке», - дип уртаклашты Павел Осотов.

Сезон «Азия кайтавазы» («Эхо Азии») исемле программа белән ачыла. Казан дәүләт циркы директоры Эльмира Булатова әйтүенчә, бу программа күпмедер дәрәҗәдә бөтен шәһәрне кайнаткан чара, БРИКСка, йөз тотып эшләнгән. Әлеге шоуда Бурятия, Вьетнам, Казахстан, Үзбәкстан, Якутия һәм башка төбәкләрдән килгән артистлар катнашачак. Эльмира Булатова:

«Бу программа белән минем циркның нинди төрле була алганын күрсәтәсем килде. Ул һәркемнең башында бертөрле стереотиплар белән генә саклана. Үзем Якутиядәге циркны күреп кайткач, шаккатым, ул бөтенләй икенче. Шуңа да төрле халыклар, төрле илләр катнашкан цирк элементларын үзебезнекеләргә дә җиткерәсем килде» диде.

«Азия кайтавазы» программасы 1 декабрьгә кадәр барачак.

Бу сезонның кульминациясе – «Мирас» исеме астындагы милли шоу. Аның премьерасы 2025нче елның 1нче июненә планлаштырылган. Әлеге тамаша татар халкының бай мәдәни, әдәби мирасын үз эченә алачак. Ул төрле татар әкиятләре сюжетына корылып эшләнәчәк. Сценарий авторы итеп ТРның атказанган артисты Андрей Шарнин сайланган. Ярдәмгә танылган режиссер Илгиз Зәйниев тә киләчәк. Бу программаның чыгымнары ким дигәндә 100 миллионга басачак.

Цирк җитәкчелеге җиткергән тагын бер үзенчәлекле яңалык ул – «Түбәтәй» татар милли ашлар рестораны белән берлектә куелачак гастрономик шоу. Әлегә бу турыда төгәл мәгълүматлар яңгырамады һәм бу хәбәр интрига булып кала.

Фотолар: «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев