Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА БРИКС: ТАРИХИ ВАКЫЙГАГА КҮЗӘТҮ

Бүгенге көннәрдә Казанда инде күп шау-шу куптарган зур сәяси вакыйга БРИКС саммиты бара. Шәһәр бер яктан гөрли дә кебек, икенче яктан, киресенчә, тынып калды. Соңгы берничә атнада һәркемнең телендә БРИКС кына, теләсә кайсы үзгәрешләрне шушы чарага бәйләп карыйлар. Ә чынлыкта исә казанлылар тормышына ничек тәэсир итә соң бу саммит?

     Нәрсә ул БРИКС?

БРИКС – хезмәттәшлек элемтәләрен саклый һәм тышкы сәясәт төзи торган берничә илнең берләшмәсе. Нигездә, әлбәттә, икътисадка караган мәсьәләләр ята, әмма шулай ук мәдәният, фән һәм спорт өлкәләрендәге багланышлар турында да фикер алышалар.

Кызыклы фактлар:

– Башкалабызда әлеге чара үтүе белән без тарихка кереп калачакбыз, Татарстан дөньякүләм танылу алачак. Еллар үткәч, тарих китапларына күз салып, «без шушы чорда яшәгән идек» дип искә алып булачак.

– Казанлылар бу көннәрдә өч кат куркынычсызлык астында. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган полиция хезмәткәрләре һәм башка иминлек саклаучылар моны гарантияли. Метрода, мәсәлән, кызларның телефон гына сыя торган (шаярам, анда бар да бар) кечкенә сумкаларын да тикшерәләр.

– Сүз уңаеннан, эшкә барганда яисә «гүләйт иткәндә» урамда сакта торучы полиция хезмәткәрләрен санап барырга була. Үзенчә кызык статистика килеп чыга, чөнки алар хәзер һәр тукталышта, һәр чатта. Мәсәлән, без эшкә барганда санаган хезмәткәрләр 70тән артык. Әле бу шәһәрнең үзәгеннән үткәндә генә.

– Күп транспорт, автобус һәм троллейбуслар, маршрутларын үзгәртте яисә чикләде. Шушы 3-4 көнгә бөтенләй йөрүдән туктаганнары да бар. Әле ярый җир астындагы юллар бар. Яшәсен метро! БРИКСның шәһәр транспортына уңай йогынтысы да бар: Казаныбызга 100 яңа автобус кайтты һәм шундук эшли дә башлады.

– Күпләргә эш урыннарыннан ял бирелде, кайберәүләр шушы өч көнгә онлайн форматка күчте. Көллият, югары уку йортларында дистанцион укулар башланды. Сентябрьдән бирле онлайн укыган КФУ студентларына да ике атна «отпуск» бирелде. Мәктәп укучылары исә бер атнага алдан каникулларга китте.

– Кайбер кибетләрдә, транспортта карта белән түләү функциясе эшләмәскә мөмкин. Шуңа күрә үзегез белән кәгазь акча йөртергән киңәш ителә.

– БРИКСның икенче көнендә Камал театрының яңа бинасы беренче тапкыр кунаклар кабул итәчәк. Анда делегатлар очрашуы, киңәшмә узачак. Сүз уңаеннан, әле бу бинада төзелеш эшләре тәмамланмады, гәрчә ул проектны инде бу чарага кадәр тапшырырга тиешләр иде.  

– Казан халкы өчен бу вакыйганың зур тискәре ягы, минемчә, ул мобиль интернетның начар эшләве. Шәһәрнең үзәгенә якын тирәләрдә исә ул бөтенләй тотмый. Юлда йөргән кеше өчен бу бик кыен, хәтта такси чакыртып та булмый. Син Wi-Fi тапкан очракта да, таксист синең заказыңны ала алмаячак, чөнки интернет юк, һәм аларга элемтә килеп җитми. Шәһәр транспорты какшаган көннәрдә таксилар да булмау бик уңайсыз шул.

– Саммит алдыннан шәһәрне төзекләндерү эшләре дә халык өчен зур плюс, әлбәттә. Җәй буе юлларда төзелеш материаллары, эшчеләр, бөкеләр, ябык борылышлар булса да, Казаныбыз хәзер тагын да матурайды. Күп биналарга ремонт ясалды, ял итү җирләре булдырылды, яңа парклар ачылды. Шул исәптән, Казансу елгасы яр буенда ачылган «Елмай» балалар паркы да зур игътибарга лаек.

Ә сез БРИКС турында ниләр уйлыйсыз? Ул тормышыгызга берәр ничек йогынты ясадымы?

 

Фото: АО «Татар-Информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев