Логотип Идель
Бу – тема!

БИЗӘНЕРГӘМЕ-ЮКМЫ?

Төньяк Азия мәдәнияте белән кызыксына башлагач, яшьтәшләрем дә, гомумән әйләнә-тирәмдәгеләр дә, бу мавыгуыма тискәре карадылар. Музыкаль төркемнәрнең иҗатына гашыйк булуымны кабул итсәләр дә, бу милләттән булган егетләргә симпатия белдерүемне берничек тә аңлый алмадылар. Янәсе, әлеге илләрдә ир-атларга карата матурлык стандарты башка. Янәсе, бизәнгән, ясанган егетне ничек яратып булсын! Ир-атлар бөтенләй дә косметика куллана алмыймыни? Аларның йөз-кыяфәтләрен кайгыртырга хаклары бармы? Әйдәгез, бергәләп фикер алышыйк!

КОСМЕТИКАНЫ ИР-АТЛАР УЙЛАП ТАПКАН?!

Беренче бизәнгечләр моннан биш мең ел элек Мисырда табылган. Аларны өстәмә декорация максатыннан да, тән-гәүдәне дәвалау чарасы буларак та кулланганнар. Ир-атлар ауга чыкканда тәннәренә төрле төстәге матдәләр сылый торган булганнар. Моны дошманнан саклану чарасы, яки гадәткә кергән йола дип кенә кабул итәргә кирәк. Караңгы көчләргә ышанулары булганга күрә, бай мисырлылар җенннәрне куркытырга теләп, күз кабыкларына сөрмә тидергәннәр. Безгә якын гасырларга әйләнеп кайтсак, керфек карасын, чәч буяуларын, «френч» француз маникюрын да ир-атлар уйлап тапкан. Макс Фактор исеме дә сезгә таныштыр, әлеге шәхес үзенең косметика брендын булдыру белән беррәттән, телевизион фильмнар өчен макияж һәм «make up» терминын керткән.

БИЗӘНГЕЧЛӘРНЕ АЗИАТЛАР ГЫНА КУЛЛАНМЫЙ

Һәр илдә егетләргә карата матурлык стандарты бер төрле түгел, әмма аларның күбесенең максаты бер – тышкы кыяфәтләрен пөхтә итеп тоту, йөз-битләрен яшәртергә теләү. Моңа нинди юл белән ирешәләр: косметика кулланыпмы, пластик операцияләр ясапмы, шифалы дару-майлар сөртепме – анысы инде икенче мәсьәлә. Мәсәлән, Кореяда туксанынчы елларда Япония мәдәнияте белән кызыксыну арта, аниме персонажларын үзләренең идеалы итеп күреп, егетләр тышкы кыяфәтләрен кайгырта башлый. Һиндстан сериалларында уйнаучы бунтарь ир-атлар да, бизәнгечләрдән баш тартмый, алар күбрәк чәч буяулары һәм йөзләрен агарта торган кремнар куллану яклы. Инглизләр исә, киресенчә, автокызыну эффектлы татуировкалар ярата. Француз егетләренә дә карап туймаслык: алар теш агарту процедуралары, маникюр ясый һәм зәвыклы киенә.

«FOR MEN»  ЯЗУЫНА ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ КИРӘКМЕ?

Хатын-кызларныкы кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, бүгенге көндә ир-атлар өчен бизәнү кирәк-яраклары күп. Димәк, әлеге продуктны кулланучылар, аның белән кызыксынучылар саны да шактый дигәнне аңлата бу. Сер түгел, сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар, актерлар да, телевидениеда алып баручы, хәбәрчеләр дә эстетик матурлык тудыру максатыннан йөз-кыяфәтләренә гүзәллек өстиләр. Бу очракта да ир-егетләр махсус үзләре өчен чыккан бизәнгеч кулланалар. Ир кешенең тән тиресе хатын-кызныкыннан калынрак булуы һәм ешрак май бүлеп чыгаруы белән аерыла, шуңа күрә аны бозмас өчен косметиканы да дөрес сайларга кирәк.

Егетләрнең бизәнүенә яшүсмерләрнең мөнәсәбәте нинди икән дип, аларның фикерен дә белештем.

Ләйлә Нуриева, 16 яшь

«ӘГӘР ЕГЕТ ҮЗЕН ЧЫННАН ДА ИР КЕШЕ ДИП САНЫЙ ИКӘН...»

Минемчә, 21 гасырда инде бер нәрсәгә дә ис китәрлек түгел: бизәнәләр дә, тырнак да ясыйлар, кайчак егетләрне кызлардан аерып та булмый... Мин үзем бизәнгечләрне еш кулланмыйм – көн саен керфекләрне буйыйм, берәр бәйрәм яки чара булса, хайлайтер белән иннек сөрткәлим. Артистлар, җырчылар, театр һәм медиа өлкәсендә эшләүчеләр бар: һөнәре бизәнүне талап итә икән, моны кабул итеп була. Әгәр егет үзен чыннан да ир кеше дип саный икән, ул ата-бабаларыбыздан килгән ир-егетлек, батырлык сыйфатларын туплаган образны саклап бизәнергә тиеш түгел дип саныйм. Минемчә, бизәнү – кызларга хас шөгыль, ә егетләр, бизәнмәсәләр дә, үзләрен пөхтә тотып, тышкы кыяфәтләрен кайгыртсыннар иде.

Денис Лексин, 14 яшь

«КАЙЧАК АЛАР ДА АРТЫК КАТЫ БИЗӘНЕП ТАШЛЫЙ»

Минемчә, әгәр егетләр бизәнгечләрне теләсә нинди очракта, бернинди сәбәпсез көнкүрештә куллана икән, бу – нормаль күренеш түгел. Бизәнү – егетләрнең принципына кермидер. Әгәр ир-егет сәхнә кешесе, яки кадрда эшли икән, аның тышкы кыяфәте дә сокландыргыч булып, эстетик матурлык тудырырга тиеш. Шул ук фотосессия өчен дә бизәнү кирәк-яракларын кулланып була дип уйлыйм. Кызларның бизәнүенә нейтраль карыйм. Матурлыкларына акцент өстәп җибәрергә теләп, кайчак алар да артык каты бизәнеп ташлый. Тик шулай да, моңа дәгъва белдерәсем килми, бу бары тик аларның эше.

Әмир Фәрхуллин, 17 яшь

«ЧӘЧ ҮСТЕРҮГӘ ГЕНӘ КАРШЫ МИН»

Минемчә, егетләр дә бизәнә ала. Тышкы кыяфәтләрен кайгырту кемнәргәдер көч, үз-үзеңә ышану хисе бирергә мөмкин. Берәр нинди поп-йолдызга сокланып, аннан үрнәк ала башласа, бераз кумирына охшарга теләсә, эш бит тышкы кыяфәтне үзгәртүгә дә барып җитә ала. Минем ир-ат косметикасы кулланганым юк. Бары тик дезодорант һәм кырыну кирәк-яраклары гына кулланам. Матурлык стандартлары үзгә булган егетләргә уңай карыйм, чәч үстерүгә генә каршы мин. Таныш иптәшләрем арасында бизәнгечләрне кызлар гына куллана.

Таңчулпан Гыйләҗева, 18 яшь

«ЧИСТА-ПӨХТӘ ЙӨРГӘН ЕГЕТЛӘР, ӘЛБӘТТӘ ИНДЕ, ИГЪТИБАРНЫ ЖӘЛЕП ИТӘ»

Бизәнү-бизәнмәү һәркемнең үз эше. Кемдер үзен бизәнү әйберләрен кулланмагач, уңайсыз хис итә, комплекслары ачык күренә дип курка. Косметиканың да төрлесе була бит. Шәхсән мин декоратив косметикага өстенлек бирмичә йөз, тәнне дәвалый торганнарын кулланам. Үз тәнен кайгырту беркемгә дә комачау итмәс, үзләрен карап, чиста-пөхтә йөргән егетләр, әлбәттә инде, игътибарны жәлеп итә. Эстетика бит! Матурлык стандарты буенча бизәнеп-ясанып йөрүче чит ил егетләренә нейтраль карыйм. Минемчә, алар бизәнү белән берникадәр дөньяга үзләрен күрсәтәләр һәм бәлки, үз фикерләрен дә житкерәләрдер. Ул яктан караганда аларны кыю кешеләр, дияр идем.

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев