Логотип Идель
Бу – тема!

Авылда укучылар өчен менә дигән мөмкинлек!

Авыл мәктәпләрендә укучылар өчен яңа проектлар саны елдан-ел артып тора. Шулар арасында «Видимо-невидимо» дип аталганы да бар. 16 октябрь көнне нәкъ менә шуның эшчәнлегенә багышланган конференция узды.

 Инде икенче ел «Живой город» фонды һәм «MOÑ» командасы «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проектын эшли. Аларның төп максаты – авыл җирлегендә яшәүче мәктәп укучыларының социаль күнекмәләрен үстерү һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту. Остазлар 1-2 атна дәвамында балаларга театраль дәресләр оештыралар һәм азактан алар тамашаны авылдашларына, әти-әниләренә, дусларына тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел, ноябрь башында алар башкалабызда да чыгыш ясаячаклар. Быел исә остазлар Балтач районындагы өч авылны сайлап алганнар.

«Без Татарстанда урнашкан шәһәрләр буенча сәяхәт итәргә яратабыз. Ләкин, кызганыч, авылларга кадәр барып җитмибез. Ә анда кызыклы, чып-чын тормыш кайный!», – ди Инна Яркова.

Динә Сафина, Булат Минкин, Камилла Растумханова, Дарья Гуськова, Юрий Блинов һәм Эдуард Хәбибуллин мәктәп укучылары белән танышып, исемлекләр төзеп кайтканнар. Бер командада 17 бала, калганнарында 13шәр укучы. Көзге каникулларда балалар репетицияләргә йөреп, үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачаклар. Чыгышлар татар телендә булачак.

«Без балаларны ниндидер критерийлар буенча сайлап алмыйбыз, алар үзләре безне сайлыйлар», – дип әйтә Камилла Растумханова.

Укучыларга һәм әлеге проектны башкаручыларга уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев