Логотип Идель
Бу – тема!

«БЫВШИЙ»ЛАР АРАСЫНДА ДУСЛЫК?

«Әйдә, дуслар булып калыйк!» – бу сүзләрнең нинди контекстта әйтелгәнен чамалыйсыңдыр инде... Ә асылда ни аңлата икән бу тәкъдим? Дуслар булып калу мөмкин хәлме? Әйдә, бергәләп уйлап карыйк әле!

Танышларым, дусларым арасында да күперләрне «яндыра» белмәүчеләр шактый. Мин гел әйтә киләм: «Андый дуслык була алмый. Я тулаем араны өзәсең, я каласың». Әлбәттә, кайбер очракларда минем фикер аларга ошап бетми. Бәлки мин ялгышамдыр да. Шуңа күрә бу теманы тирәнтенрәк өйрәнү өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Анна Федосеева, психолог:

– Очрашып йөргәннән соң, дуслар булып калу – бик катлаулы сорау. Ул бик күп факторларга бәйле. Әйтик, хисләр, аерылышу сәбәпләре һәм мөнәсәбәтләрнең бүгенге халәте.

НИ ӨЧЕН БЕР ПАРТНЁР ДУС БУЛЫП КАЛЫРГА ТЕЛИ?

1. Эмоциональ бәйлелек

Кайвакытта аерылышканнан соң да көчле эмоциональ элемтә калырга мөмкин. Шуның өчен дә кешеләр ни рәвешле булса да, араны саклап калырга телиләр.

2. Уңайлылык һәм гадәт

Әгәр дә сез озак вакыт кеше белән бергә булгансыз икән, аның белән араны тулаем өзү авыр булырга мөмкин, чөнки сез тормышыгыздагы мөһим кешене югалтачаксыз.

3. Гаеп хисе

Партнер үз гаебен аңлап, аерылышу процессын җиңеләйтү өчен, дуслар булып калырга тәкъдим итә.

4. Уртак кызыксынулар

Әгәр дә сезнең уртак дусларыгыз, эшегез бар икән, сез шулай ук дуслар булып калырга теләргә мөмкинсез.

Дуслар булуның уңай яклары: бер-берегезне яхшы белгәнгә күрә, сез кирәк вакытта таяныч буласыз; аерылышуны җиңелрәк кичереп, тормышның икенче баскычына атлыйсыз.

Тискәре яклары: алга таба атларга ирек бирмәү; бүтән партнёр белән мөнәсәбәтләргә кергән вакытта аңлашылмаучанлык яисә көнчелек кебек хисләр туу; хисләр янәдән барлыкка килеп, эмоциональ тотрыксызлылык барлыкка килү.

Әгәр дә сезгә элек очрашып йөргән кыз/егет белән дуслык начар тәэсир итсә, читләшегез. Ул сезнең рухи сәламәтлегегезгә зыянга булырга мөмкин.

Аноним, 19 яшь: «ОЧРАШЫП ЙӨРМӘСӘК ТӘ, АҢА ГЕЛ ТУГРЫ БУЛДЫМ»

– Берничә ел элек яратып йөргән егет белән ташлаштык. Аңа карата хисләрем булганга күрә, дуслар булып калырга тәкъдим иттем. Ул ризалашты. Берничә ай шулай аралашып тордык, хәтта урам әйләнергә дә чыга идек. Очрашып йөрмәсәк тә, аңа гел тугры булдым. Бүтән егетләр белән аралашмадым, ә ул – киресенчә. Әлбәттә, бик ачуым чыга иде. Үземне кая куярга белмәгән чаклар шактый булды. Шулай бервакыт аның белән урамда утырганда, башымда «кыңгырау» чыңлады. Эчемнән генә: «Нәрсә эшләп утырам соң мин монда?!» – дип уйладым. Шулай итеп «дуслык»ка нокта куйдым.

Аноним, 16 яшь: «МИН АНЫ ҮЗЕМНӘН ЧИТКӘ ҖИБӘРЕРГӘ ТЕЛӘМӘДЕМ»

– Күптән түгел 2 ел буе яратып йөргән кыз белән араны өздем. Икебезнең дә тәкъдим буенча дуслар булып калдык. Көн саен аралашып тормасак та, авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәмгә килә идек. Дөресен генә әйткәндә, мин аны үземнән читкә җибәрергә теләмәдем. Бүтән егетләр белән аралаша башласа, ачуым чыга иде. Үзем дә йөрмим, кешегә дә бирмим. Хәзер исә утырып сөйләштек тә, дуслар булып калуның кирәк нәрсә түгел икәнлеген аңладык.

Аноним, 17 яшь: «ДОШМАННАР БУЛЫП КАЛМАВЫБЫЗ ИКЕБЕЗГӘ ДӘ БИК ОШЫЙ»

– Авыр вакытларымда гел элек очрашып йөргән егетемә язам. Ул мине һәрвакыт тыңлый, төпле киңәшләрен бирә. Очрашкан вакытта да гел исәнләшеп китәбез. Кайчакта миңа: «Син миңа сеңлекәшем кебек якын», – ди. Дошманнар булып калмавыбыз икебезгә дә бик ошый. Берәребез яңа мөнәсәбәтләргә керсә, чикләрне бозмыйбыз. Бары тик бер-беребез өчен шатланабыз гына.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: үзеңә кайсы позициядә калу уңайлы, шунысын сайла. Эмоциональ халәтеңә һәрвакыт игътибарлы бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев