«Әйдә, дуслар булып калыйк!» – бу сүзләрнең нинди контекстта әйтелгәнен чамалыйсыңдыр инде... Ә асылда ни аңлата икән бу тәкъдим? Дуслар булып калу мөмкин хәлме? Әйдә, бергәләп уйлап карыйк әле! Танышларым, дусларым арасында да күперләрне «яндыра» белмәүчеләр шактый. Мин гел әйтә киләм: «Андый дуслык була алмый. Я тулаем араны өзәсең, я каласың». Әлбәттә, кайбер очракларда минем фикер аларга ошап бетми. Бәлки мин ялгышамдыр да. Шуңа күрә бу теманы тирәнтенрәк өйрәнү өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә булдым.