Логотип Идель
Бу – тема!

ЖУРНАЛИСТ ҺӨНӘР АЛЫШТЫРА: МИН ҮЗЕМНЕ НИЧЕК ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ СЫНАП КАРАДЫМ

Бервакыт күрше Зөләйха әби: «Кызым, кем булып эшлисең? Синең яшьтә инде ипилек булса да акча эшләргә кирәк», – дигән иде. Мин, бераз уйлагач: «Журналист мин, әбекәй», – дидем. Әмма Зөләйха әбине бу бер дә канәгатьләндермәде. «Журналист та һөнәр буламени?», – диде ул, сәерсенеп. Мин дә уйга калдым һәм үземне төрледән-төрле өлкәләрдә сынап карарга булдым. Кем белгән, бәлки, ниһаять, 16 нчы айфонга акча туплармын!

Беренче тукталыш – ресторанда официант

Әллә ни озак уйлап тормадым мин: тоттым да официант булып урнашырга булдым! Дус кызларым да беравыздан: «Акчасы хәйран калырлык күп, эше бер дә авыр түгел», – дип тукып тордылар. Озак сайламадым, иптәш кызым эшләгән «Мега» сәүдә үзәгендәге бер ресторанга урнаштым.

Администратор мине ачык йөз белән каршылады – ярты сәгатьлек әңгәмәдән соң мине кабул итте һәм булачак эш көне белән таныштырды: атнасы 10шар сәгатьлек 4 смена. Сәгатенә уртача 230 сум һәм чәйлек акчалар. Хезмәт хакы аена ике мәртәбә түләнә.

Официант булып кабул ителү өчен меню, бар һәм кассаны яттан тапшырырга кирәк. Әдәбият терминнарын еллар буе ятлап изаланган миңа ике битлек менюны өйрәнү көлкеле дәрәҗәдә җиңел тоелды – ике көннән инде мине штатка кабул иттеләр.

Мин бик тырышып яңа эшкә тотындым: һәрбер, иң вак-төяк эшләрне дә җиренә җиткереп эшләдем, кунаклар белән мөлаем аралаштым – шуңадыр, чәйлек акчаларны шактый калдыралар иде. Башка официантлар белән чагыштырганда – көнгә уртача 2500-3500 була иде. Сәгатьләп түләнгән акчага кушкач, ярыйсы чыга, кыскасы. Билгеле, 10 сәгать эчендә зал буйлап чаба-чаба хәл калмый, эт буласың.

Әмма мин түзәргә булдым (спойлер: килеп чыкмады). Бу эштән китүемнең төп сәбәбе – җитәкчеләр һәм кайбер кунакларның да официантларны хөрмәт итмәве. Минем өчен һәр авыр сүз йөрәгемә үк үтеп керә. Шуңа рухи сәламәтлегем кадерлерәк дидем дә, киттем. Барлыгы официант булып 2 атна һәм 3 көн эшләдем (әйе, өченче атнаны ахырына кадәр дә эшләп бетермәдем).

Икенче тукталыш – онлайн мәктәптә репетитор.

Бервакыт танышым бер онлайн мәктәпнең БДИны 100 баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә чакыруы турында белерүне җибәрде. Мин, ике дә уйламыйча, анкетаны тутырдым. Башта «Госуслуги»дан скриншот таләп иттеләр (чыннан да 100 баллга бирүемә инану өчендер инде), аннан соң «Телемост» аша сөйләшергә чакырдылар.

Бөдрә чәчле апа «Исәнмесез» урынына «Кайсы әсәрдә Санкт-Петербург образы хәлиткеч роль уйный?» – дип бәреп сорады. Мондый борылышны көтмәсәм дә, каушап калмадым, «Преступление и наказание»дагы мескен Раскольниковның язмышында әлеге «романтик шәһәрнең» уйнаган ролен бөдрә апа туктатканчы сөйләдем.

Мине кабул иттеләр! Әмма бу мин уйлаганча сөенечле түгел икән.  Әле генә БДИлардан ял итәм дигән миңа бик нәни хезмәт хакына көне-төне имтиханнар тикшерергә туры килде.

Шуңа күрә, мин «я достойна лучшего» дигән аффирмацияләр тыңлый-тыңлый, бөдрә чәчле апага эшли алмаячагымны белдердем.

Ахыргы тукталыш – туристик агентлык.

Әкиятләрдә ахырдан барыбер игелек җиңеп чыгамы ул? Минем дә маҗараларым, шөкер, уңай тәмамланды.

Һөнәрләр алыштыра-алыштыра, тегендә-монда бәргәләнә торгач, бер дус кызым (әйе, минем дусларым чын мәгънәсендә амбассадорлар) үзе менеджер булып эшләгән турагенствога чакырды. Озак уйламадым: «Бәлки, нәкъ менә бу минекедер?», – дидем дә, ризалыгымны белдердем.

Мөлаем, шул ук вакытта бик җитди апа белән озаклап әңгәмә алып барганнан соң, ниһаять, мине алдылар! Эшнең асылы – төрле заявкалар кабул итәсең, кызыклы турлар оештырасың, экскурсияләрдә катнашасың. Сәгатенә – 400 сум, премияләр дә юк түгел. Әмма иң мөһиме, монда һәрбер хезмәткәрне хөрмәт итәләр, ачык йөз белән каршылыйлар. Һәм, билгеле, мин яратканча кызыклы, мәгънәле эш.

«Журналист һөнәр алыштыра» челленджы барышында Рәйсәнең ике төп инсайты:

1. Иң яхшы һөнәр – син үз-үзеңә эшләгәндә (үз бизнесың/блогың һ.б.). Миндә шундый очракта гына җитәрлек мотивация һәм көч бар.

2. Бернинди эш урынына да «бәйләнгән» булырга ярамый. Аеруча 21 гасырда. Берәр нәрсә канәгатьләндерми икән – альтернатива эзләргә кирәк.

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев