НОЯБРЬНЕ ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП ҮТКӘРИК!
2024нче елның битләре бер-бер артлы әкренләп ябыла бара. Калган ике айны да нәтиҗәле һәм күңелле итеп үткәрергә кирәк инде, әлбәттә. Шуңа күрә без сиңа ноябрь аенда Татарстанда булачак берничә чарадан торган дайджест тәкъдим итәбез.
9 ноябрь көнне балалар IT-паркында «Ялкын» журналының презентациясе узачак. Бик күңелле һәм рәхәт атмосфера була, көтәбез сине! Өстәмә мәгълүматны соңрак сайтыбыздан һәм социаль челтәрләрдән белә аласыз.
8, 9, 10 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясе үткәрелә. Быел ул сигезенче тапкыр уздырыла. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Онлайн диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә офлайн мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң https://diktant.tatar/ сайтында билгеле була. Диктант язарга мөмкин булган мәйданчыкларны шулай ук сайттан карарга мөмкин.
«Альпина» нәшриятыннан «Веранда» исемле зур китап фестивале беренче тапкыр Казанда узачак. Ул 3-4 ноябрьләрдә була. Кунакларны авторлар белән очрашулар, локаль брендлардан торган маркет эшчәнлеге көтә. Шулай ук ташлама белән (50 сумнан башлап) китаплар сатылачак.
5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин булачак.
3-7 ноябрь көннәрендә Казанда «ТР Рәисе Кубогы»на суга сикерү буенча халыкара ярышлар узачак. 3се көнне ачылыш тантанасы көтелә, ә 4-7 ноябрьдә ярышларны карарга килеп булачак. Керү бушлай. Вакыты: 10:00-16:00 сәгатьләрдә. Катнашучылар 1, 3, 10 метрлы трамплиннардан сикерәчәк, шулай ук 3-10 метр биеклектән синхрон сикерүләр дә була. Адрес: Су спорт төрләре сарае (Сибгат Хәким урамы, 70).
Шулай ук спектакль, концерт, цирк кебек күңел ачу үзәкләренә дә йөрергә онытмагыз. 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен Пушкин картасы да бар бит әле!
Сурәт: «freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев