Бу – тема!
-
ДИЗАЙН ИЛЕ: «PINTEREST» СТИЛЕНДӘ ЭСТЕТИК БҮЛМӘ ЯСЫЙБЫЗ
Сәлам, минем нәни песиләрем! Инде ярты уку елы узды, ә син һаман үзеңнең моңсу һәм караңгы бүлмәңдә утырасыңмы? Җитәр, булган! Моны төзәтергә вакыт килеп җитте. Бу язмада, мин төрле лайфхаклар, киңәшләр һәм кызыклы гайдлар белән бүлешермен. Син хыял бүлмәңне ясарга әзерме? Әзер булсаң, тәмле чәйләреңне әзерлә дә, укырга утыр! Киттек! -
«БӘЛӘКӘЙ ПРИНЦ» – ТИНЧУРИН СӘХНӘСЕНДӘ УНИКАЛЬ СПЕКТАКЛЬ
9 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясе «Бәләкәй принц» тормышчан әкиятен тәкъдим итте. Спектакль Разил Вәлиевның Антуан де Сент-Экзюпери әсәренең тәрҗемәсе буенча куелды. Аның режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов. Рольләрне әле яшь актерлар – студия укучылары башкарды. -
«ХӘЗЕР ЕГЕТНЕҢ ОЗЫН ЧӘЧЛӘРЕНӘ «КОЛХОЗ ФИКЕРЛӘВЕ» БУЛГАН КЕШЕ ГЕНӘ ГАҖӘПЛӘНӘ АЛА»
Озын чәч йөртүче егетләргә төрле-төрле төрттерүләр, тәнкыйтьне күп ишетергә туры килә. Әйе, еш кына олылар моны аңламый. Шуңа күрә мин бу язманы әти-әниегезнең күңеленә үтеп керер өчен язарга булдым. Бу язмада мин мондый ситуациядә калган егетләрне тупладым, һәм үз тәҗрибәләрен сөйләттем. Һәм шуңа өстәп, әти-әниләрнең фикерләрен дә сораштырдым. Башлыйк. -
ИГЪТИБАР: КЫШКЫ ЧОРДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫ
Кыш үзенең кызыклы уеннары, чана, чаңгы, тимераякта шуу белән кадерле ел фасылы. Ләкин иң сак һәм үз-үзенә нык ышанган кешеләр дә күңелсез хәлдә калырга мөмкин. Кышын җәрәхәт алу куркынычы югары, ә иминлек кагыйдәләрен беләбезме соң? -
КОНКРЕТ БУЛМАГАН ХИСЛӘР КИЧЕРҮ ФЕНОМЕНЫ ЯКИ АМБИВАЛЕНТЛЫК
Беркөнне укудан кайткан чактагы күренеш: Кич. Яңгыр коеп ява. Мин, авыр сумкамны бер як җилкәмә генә асып, тукталышка чабам. Ә анда бик күп кеше. Автобуслар бер-бер артлы узып китә. Кайсы туктый, ләкин анда инде мин сыярлык урын юк. Ун минут уза, унбиш, егерме. Ә мин көтәм дә, көтәм... -
СЫЙФАТЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ РИЛС НИЧЕК ТӨШЕРЕРГӘ: ЛАЙФХАКЛАР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР
Хәзерге вакытта кыска видеоларның иң популяр чагы. Мәсәлән, шул ук РИЛС һәм ШОРТС. Бу видеоларны үз аккаунтыңны популярлаштырыр өчен дә, ниндидер продукт сатар өчен дә төшерергә була. Язмада бу өлкәдә тәҗрибәле кыз белән танышачакбыз, ул безгә иң гади һәм эффектив юллар турында сөйләячәк һәм төрле лайфхаклар белән уртаклашачак. -
КЫШЫН БИТ ТИРЕСЕН НИЧЕК КАЙГЫРТЫРГА? ТӨРЛЕ ТИРЕ ТИПЛАРЫ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР
Кышын бит тиресенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Салкын температура йомшак тирегә агрессив тәэсир итә. Төрле тирегә төрлечә кайгырту кирәклеген онытмаска тиешбез. Майлы, сизгер, коры һәм катнаш тире типлары өчен бераз файдалы киңәшләр белән уртаклашабыз. -
«САЛАВАТ ХӘМИТОВИЧ, БҮГЕН ЭКЗЕКУЦИЯ БУЛАМЫ?» МЕГАПОЛИС УКЫТУЧЫСЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Күз алдыңа китер: син июль аенда дусларың белән бөтен тулай торакны ду китереп шаярып утырасың, ә инде октябрь аенда ул кешеләрнең яртысы төрле җирләргә тарала, һәм бөтенләй башка, җитди кешеләргә әверелә. Салават Рәхмәтуллин шуларның берсе. Ул хәзер Мәскәүдә укый һәм укыта. Яшь укытучы һәм янып торган милләтпәрвәр, «вупщем». -
АРХИТЕКТУРА АША ТАТАР МИЛЛӘТЕН ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ: ҖӘМИЛӘ ХӨСНЕТДИНОВА ИҖАТЫ
Музей эчендә – мәчет, кинотеатр һәм ял итү урыннары? Төмәндә нәкъ шундый күпфункциональ музей комплексы барлыкка киләчәк. Аның проектын ясаучы Җәмилә Хөснетдинова «Ялкын» укучыларына эксклюзив кадрлар тәкъдим итә. -
МЫРАУ БАТЫРНЫҢ ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ: ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ БАЛАЧАК КУМИРЫ КИРЕ КАЙТТЫ!
Бәрәзә авылы, Ризван бай йорты, аю, төлке, тычканнар һәм ялкау, ләкин шул ук вакытта кыю песи. Бу сүзләр хәзерге яшьләр өчен ниндидер сәер тезмә булып тоелса, ә әти-әниләргә балачакның иң яраткан татар мьюзиклын хәтерләтер. Әлбәттә сүз Мырау батыр әкияте турында бара. Ләкин курчак – ул бер хәл, ә яраткан геройларыңны зур сәхнәдә яисә экраннан күрү – ул гомумән башка әйбер бит. -
ЯҢА ЕЛ КИЧЕНӘ КАДӘР НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ? ЧЕК-ЛИСТ
32 көннән яңа елга аяк басабыз. Аңа хәтле нәрсәләр эшләп өлгерергә, Яңа ел кәефен ничек күтәрергә соң? Моны вак-вак әйберләрдән башларга кирәк. Сиңа чек-лист тәкъдим итәбез. Куллан һәм илһамлан! -
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2023»: БАШКАЛАБЫЗНЫҢ ИҢ-ИҢ ЯШЬЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ!
27 ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында югары сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең финалы гөрләде. Бер сәхнәдә Казанның 7 районыннан килгән 8 егет һәм кыз милләтебездә булган матурлыкны, зәвыкны, кыюлыкны күрсәтеп көч сынашты. -
СУПЕРГЕРОЙ, ТИРАН, ГАЗЛАЙТЕР: МУЛЬТФИЛЬМ ҺӘМ ФИЛЬМНАРДАГЫ ӘНИ ОБРАЗЛАРЫ
Бүген ноябрьнең иң матур бәйрәме – Әниләр көне. Якын кешегезне кысып-кысып кочаклап котларга онытмагыз, ярыймы? Ә без бу уңайдан мультфильм һәм фильмнарда сурәтләнгән төрле әни образларын җыярга булдык. -
ИДЕЛ БИТ УЛ КИҢ БИТ УЛ: ИДЕЛ БУЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНӘ СӘЯХӘТ ПЛАНЫ
Бу җәйне, ни кызганыч, диңгезгә барып булмады. Ләкин мин бу проблеманың чишү юлын таптым! Ул да булса – диңгез урынына елгага бару. Әле нинди елга бит. Идел үзе! Һәм сәяхәт өчен мин һәм хезмәттәш дусларым нәкъ менә идел буе шәһәрләрен сайларга булды. Киңәшләр, матур урыннар, бәяләр һәм туристлар өчен кирәк булган мәгълүмат турында бу язмада сөйләрмен. Башлыйк! -
ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БҮЛӘК ИДЕЯЛӘРЕ
Ноябрь азагында һава торышы инде бик салкын, еш кына соры, кояшсыз булса да, бу айны бизи торган бик җылы һәм шәп бәйрәм бар. Ул да булса әниләр көне. Күбегездә ел саен «әнигә нәрсә бүләк итим?» дигән сорау туадыр, мөгаен. Без сезгә бу эштә ярдәм итәргә булдык. Әниләр көненә бүләкләр исемлеге һәм кызыклы идеяләр бу язмада! Киттек!
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?