Бу – тема!
-
«МИН 11 СЫЙНЫФ БАШЫНДА УК БДИ ТАПШЫРЫРГА ТЕЛӘМӘГӘНЕМНЕ АҢЛАДЫМ»
«Минем исемем Айсылу, миңа 20 яшь, хәзер инде мин – Казан технология университетының беренче курс студенты. Мәктәпне мин 3 ел элек тәмамладым, аннан 2 елга gap year, ягъни укудан ял алып тордым. Бу карарым күпләр өчен көтелмәгән булды. Ул чакны мин үземне башкаларга бу трендны ачучы кебек тойдым.» -
«МАЛАЙ ҺӘМ ЛӘКЛӘК»: НИЧЕК ХАЯО МИЯДЗАКИ БЕЗНЕ КЫРЫС ДӨНЬЯГА МӘДХИЯ УКЫРГА ӨЙРӘТӘ
Аниме сенсее 82 яшьлек Хаяо Миядзакиның тугры тамашачылары 7 декабрьдә режиссер-аниматорның 12нче «баласы»н – «Малай һәм ләкләк»не (альтернатив һәм оригиналь исеме – «Как поживаете?») күрү бәхетенә иреште. Нәрсә турында бу фильм? Һәм нигә мин аны 2023 елның иң яхшы премьерасы дияр идем? -
ЕГЕТ-КЫЗ ДУСЛЫГЫ: МӨМКИНМЕ?
Инде күп еллар дәвамында галим-фәлсәфәчеләр бу турыда уртак фикергә килә алмый. Мин дә бу язмам белән “Америка ачармын” дип уйламыйм, тик шулай да, уйланырга, казынырга урын юк түгел. -
ЯҢА ЕЛ – ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР: 2024 ЕЛГА ЧЕК-ЛИСТ
Бу күлмәкне «бәйрәмгә саклыйм», «бу чынаяк бигрәк матур, әлегә шкафта торсын, я бозармын», «бу елны ял итү булмас инде», «яңа дуслар белән соңрак танышырмын әле». Бу сүзләрне үзеңә әйткәнең бармы? Булса, котлыйм, синдә «тормышны кичектерү» синдромы билгеләре барлыкка килә башлаган. Бу яхшы әйбер түгел. -
ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА КАРАУ ӨЧЕН ФИЛЬМНАР
Яңа ел каникуллары – фильмнар карар өчен. Без сиңа инде карап, тапталган киноларны тәкъдим итеп тә тормыйбыз. Язмада яңарак чыккан кыш һәм Яңа ел темасына мультфильм һәм фильмнар җыйдык. -
САК БУЛЫГЫЗ, ФЕЙЕРВЕРК: КУЛЛАНУ ИНСТРУКЦИЯСЕ
Яңа ел төнендә күпләр урамга чыгып, фейерверк, салют аттырырга ярата, өйдә бенгаль утлары, шәмнәр яндыралар. Болар барысы да шундый матур булып күренә. Ләкин шул пиротехника күңелсез нәтиҗәләргә китереп, бәйрәм кәефен бозарга мөмкин. Бу язмада мин сезгә пиротехника кулланганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнен сөйләрмен. Киттек! -
ЯҢА ЕЛГА ЯКЫН ДУСТЫҢА ТОП-6 БҮЛӘК
Инде санаулы көннәрдән Яңа ел, ә син әле һаман да бүләкләр әзерләп бетермәдеңме? Гадәттә, хәзер күп кеше «вишлист»лар төзеп, нәрсә теләвен шунда күрсәтә. Әгәр инде синең якын дустыңның ул исемлеге юк икән, нинди бүләк биреп булганын без киңәш итәрбез. Топ-6 Яңа ел бүләге исемен тот! -
АБАУ! БУ БИТ RED FLAG!
Күптән түгел дус кызым белән очраштым, бик озак күрешмәгән идек һәм… Ул миңа бик тәфсилләп үзенең яңа егете турында сөйләде. Шундый хисле темага багышланган диалогта, еш кына «ред флаг» дигән сүзтезмәне кулланырга туры килде. -
«ҖЫРЛАР ЯЗДЫРА БАШЛАВЫМ – МЕДИЦИНАГА “БОЙКОТ” КҮРСӘТҮ БУЛДЫ»
Алия Нур – яшь артист. Ул иҗатка медицина аша килә. Шуның өчен иҗаты да үз юлыңны табу, үз хыялларыңны чынга ашыруның кирәклеге хакында. Әңгәмә дә шул хакта килеп чыкты бугай. Ул сезне күп эшләргә этәрә алыр дип уйлыйм – тәмләп укыгыз! -
«АПУШ» СТУДИЯСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА – «БОЗНЫ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК» СПЕКТАКЛЕ
18 һәм 19 декабрь көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын – «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелды. Премьераны 1000гә якын карады. -
«ТАТАР ҖЫРЫ-2023» НӘРСӘ БЕЛӘН ИСТӘ КАЛАЧАК?
Традиция буенча декабрь уртасында җыр-моң, зәвык һәм көтелмәгән чыгышлар бәйрәме уза. 24нче «Татар җыры» фестивале быел И. Шакиров исемендәге концертлар залын гөрләтте! -
2024 НЧЕ ЕЛ ТӨСЕ НИНДИ?
Гадәттәгечә, декабрь аенда «Pantone» төсләр институты киләсе елның төп төсен билгели. «Pantone Color Institute» экспертлары ел башыннан төснең закончалыкларын тикшерә, кино һәм мультфильмнарның тәэсирен, дөньяда актуаль вакыйгаларны, дизайнерларның яңалыгын һәм хәтта нейрочелтәрне да исәпкә ала. -
ТӘҖРИБӘ: БЕР АЙГА КАМЫР РИЗЫГЫ ҺӘМ ШОКОЛАДТАН БАШ ТАРТУ
Организмда нинди үзгәрешләр булачагын белү теләге белән мин бер айга камыр ризыклары һәм шоколадтан баш тартырга булдым. Нәрсәсе бар инде аның, дип уйлап куйгансыздыр бәлки, әмма бу тәҗрибәнең үз нечкәлекләре бар иде. Камыр ризыклары һәм шоколад дигәндә, сез печенье, өчпочмак, торт, конфет ише әйберләрне генә күз алдында тотасыздыр. -
БУ СПЕКТАЛЬНЕ БАРЛЫК СӘХНӘДӘ ДӘ УЙНАП БУЛА: КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера: «Театр у школьной доски» проекты кысаларында А.С.Пушкин әсәренә нигезләнеп «Барышня-крестьянка» спектакле тәкъдим ителде. Аның төп үзенчәлеге – бу спектальне актерлар теләсә кайсы мәйданчыкта уйный алачак. -
Ә СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ? ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА 10 ФАКТ
Беренче карашка, елның иң могҗизалы вакыйгасы турында инде бөтен әйберне дә белеп бетергәнбез кебек. Әмма Яңа ел турында без хәтта уйлап та карамаган фактлар бар икән бит, дуслар. Шуларның унысы белән язмада бүлештек.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?