Логотип Идель
Бу – тема!

«МАЛАЙ ҺӘМ ЛӘКЛӘК»: НИЧЕК ХАЯО МИЯДЗАКИ БЕЗНЕ КЫРЫС ДӨНЬЯГА МӘДХИЯ УКЫРГА ӨЙРӘТӘ

Аниме сенсее 82 яшьлек Хаяо Миядзакиның тугры тамашачылары 7 декабрьдә режиссер-аниматорның 12нче «баласы»н – «Малай һәм ләкләк»не (альтернатив һәм оригиналь исеме – «Как поживаете?») күрү бәхетенә иреште.

Туган ягы Япониядә инде 2023нче елның җәендә үк дөнья күргән мультипликацион фильм бернинди реклама кампаниясеннән башка Ghilbi студиясенең иң уңышлы релизына әйләнде һәм елның иң күп касса җыйган 10 фильмы исемлегендә урын алды. Алтмыш аниматордан фильмның бер минут дәвам иткән кисәкчеген ясар өчен бер ай вакыт таләп ителә, җиде ел бертуктаусыз эш эшләнә, тамашачы ун ел буе, өметен өзмичә яраткан «бабаеннан» яңа шедевр көтә. Ниһаять, «Малай һәм ләкләк» дөньяга килә.

Нәрсә турында бу фильм? Һәм нигә мин аны 2023 елның иң яхшы премьерасы дияр идем?

Игътибар: язмада спойлерлар бар.

ТЫНЫЧ ТОРМЫШКА ДАН

1944 елда төп герой Махито әтисе белән Токиодан табигать кочагында урнашкан аулак урынга күченеп китә. Табигатьнең камил матурлыгы, мәктәпкә ашыгучы балалар, кечкенә шәһәр тормышы илдә барган сугышның кайтавазлары белән кискен, ачы каршылыкка керә: тегендә-монда сугыш техникасы детальләре, фронтка китүче солдатлар күренә, урамнарда җан өшеткеч милитаристик плакатлар эленгән, парадлар үтә. Сугыш Махитоны да урап узмый: Токиога бомбалар атканда, хастаханәдә эшләүче әнисе янгында үлә. Бу авыр вакыйга малайның төшләренә кереп йөдәтә, йөрәгенә шом сала. Шулай, Махито кечкенә чагыннан ук кешенең нинди куркыныч җанварга әверелә алуын аңлап үсә. Күпләр аңлап бетермәгән гамәле – сыйныфташлары белән сугышып кайтканда үз башына таш белән сугуы да Махитоның Миядзаки тудырган башка бәхетле(рәк) «балаларыннан» (Сита һәм Пазу һәм хәтта Тихиродан да) никадәр аерылып торуын тасвирлый. Ул хәтта бала да түгел, ул – туарга өлгермичә олыгайган кеше. Үз теләге белән яшәүдән баш тарткан герой-бала – сугыш булдырган иң куркыныч нәрсәләрнең берседер.

Ярасыз да яраланган килеш, малай әтисе белән гаилә корган һәм карынында бала йөрткән Нацуко янында яши башлый. Нацуко – Махитоның әнисенең апасы, алар бер-берсе белән игезәкләр кебек охшаш. Махитоның әнисе турындагы хатирәләре бу хатынга караган, ул хатын аңа кагылган, эндәшкән саен көчәя, яңара. Аның эчендә әнисен оныта алмау, әтисен яңа тормыш иптәшенә көнләү кайный (саз бакаларының малайны каплап буу күренеше әле һаман да күз алдымнан китми, «гилти-плэжэсыз» аниме аниме булмас).

Сугыш калдырган эзләр тамашачыны фильм буенча озатып бара. Хәтта Махито ахирәткә эләккәч тә, ул анда шул ук вәхшилек, явызлык, өметсезлек барлыгын күрә. Бу ике параллель дөнья бер-берсенә охшаш. Бәлки, үлгәннәр исәннәр дөньясында сугышлар тәмамланмаганга җаннарына тынычлык таба алмыйдыр, бәлки алар бездән яхшылык, изгелек өмет итәдер? Гәрчә Хаяо Миядзакиның кәефе бик моңсу булса да, ышанычы әле югалмаган: әйтерсең,  ул безгә экран аша «аяныч хаталардан инде качу юлы юк, әмма аларны аңлап, якты киләчәккә атларга мөмкин әле», – ди.

«МАЛАЙ ҺӘМ ЛӘКЛӘК» – АВТОР ӨЧЕН БИК ШӘХСИ ПРОЕКТ

82 яшьлек Хаяо Миядзаки «Малай һәм ләкләк» аша балачагына кайта. Махитоның әтисе дә, авторның әтисе кебек үк авиазавод белән идарә иткән, кечкенә Хаяоның балачагы да Икенче Бөтендөнья сугышы вакытына туры килә, аның гаиләсе бик еш күченеп йөри, ә әнисе туберкулез белән чирли.

Проект башында автор «Малай һәм ләкләкне» үзенең соңгы эше дип атаса да, аның бүгенге көндә инде яңа фильм әзерләве билгеле. Бу, әлбәттә, сөендерә.

Махитоның әнисенә булган чиксез мәхәббәте кечкенә малайга хәтта теге дөньяга сәяхәт итәргә йөрәк биргән хисе авторның үз әнисенә булган җылы хисләрен иллюстрацияли. Аның һәрбер «әни!» дип кычкыруы йөрәкне телгәли, күзләрне дымландыра, төп геройны тамашачы белән параллельли, бу тормышта һәрберебезнең дә кемнеңдер газиз баласы икәнен искә төшереп, чаң суга.

Хәтта төп образларның берсе – исәннәр һәм үлеләр дөньясын тоташтыручы ләкләк тә бик зур әһәмияткә ия. Япония мәдәниятендә кошлар һәм бигрәк тә ләкләкләр үзләренә күп мәгънә һәм символлар җыйган җан ияләре булып санала. Ләкләк – бер яктан, бәхет, яшәү һәм муллык символы булса, икенче яктан, ул үлемне, хәтәрне, ахирәтне символлаштыра.

Фильмның оригиналь исеме («Как поживаете?») Гэндзабуро Ёсинның романының исеме дә. Үзгәртүләр күп булса да, сюжет төзегәндә аниматор бу китапка таянып эш иткән. Фильмда «как поживаете?» соравы пасхалка кебек Махитоның әнисеннән истәлек булып калган китапның тышлыгында очрый. Бу сорау белән автор янә безгә мөрәҗәгать итә: нихәлләр? Матур, тыныч яшисезме? Кеше исемен лаеклы йөртәсезме? Тормыш ваклыкларыннан өстен булырга зирәклегегез җитәме?

Режиссер бу эшен оныгына багышлап ясый. Мультфильмның үзендә дә онык һәм бабай фигуралары бар, бу ике образ буыннар бәйләнешен, сугыш кебек афәтләрнең орлыклары кечкенә балаларда шытып чыга алуын һәм шул ук вакытта дөньяның дуаль, алмашынучан икәнен тасвирлый: яшьлек-картлык, сугыш-тынычлык, яшәү-үлем, яхшылык-явызлык, яктылык-караңгылык – алар гел янәшә атлый. Шуңа күрә дә «Малай һәм ләкләк» акның карыны җиңеп чыгуына ышаныч белән тулы җыр. Нинди генә хәвеф-хәтәрләр булмасын, яшәү дәвам итә, могҗизалар безнең аяк астыбызда. 

«МАЛАЙ ҺӘМ ЛӘКЛӘК» – ИНИЦИАЦИЯ ҺӘМ СЕПАРАЦИЯ ТУРЫНДА

Сюжет башында әнисенең үлемен һәм әтисенең яңа тормыш башлавын кабул итә алмаган Махито бу гештальтны ябарга һәм үги әнисен коткарырга дип, икенче дөньяга китә. Анда илтүче юл иске җимерек манара эчендә урнашкан, Махито, әйтерсең, классик әкият герое кебек «йокыга талган гүзәл»не уятырга дип, каланчага кереп китә.

Сынауларны үтә-үтә төп герой үткәнне үзгәртеп булмаячагын һәм аның бары рәхмәт кенә әйтә алуын аңлый һәм үзен «әни» фигурасыннан аера, үги әнисенең тиздән туачак баласына сугыш биргән эстафета таягын тапшырмаска карар кыла. Ул хәзер ачык белә: нәрсәдер тусын өчен, нәрсәдер үләргә тиеш. Шулай Махито эчке үсеш ала һәм безнең дөньяга башка кеше булып кайта.

Әлбәттә, «Малай һәм ләкләк» – күзләр һәм колаклар өчен ике сәгатьлек ләззәт тә. Сез анда күптән таныш геройларга охшаш персонажларны очратырсыз. Бу алым Миядзаки бабайдан аның сәнгатенең тугры фанатлары өчен сәлам булып яңгырый. Кабатланулар булуга карамастан, «Малай һәм ләкләк» аниматорның бәйсез проекты булып тора. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез: Хаяо Миядзаки һаман да шулай ук явызлыкны бер бармак шартлату белән генә дә җиңеп көлке хәлгә калдыра, яхшылыкка ышана, табигать белән бергә сулый һәм үз туган ягының тарихына һәм мәдәниятына тирән хөрмәтен һәм мәхәббәтен белдерүен дәвам итә.

Рузалия ШАКИРОВА

Аниме кадрлары «Кинопоиск» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев