Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖЫРЛАР ЯЗДЫРА БАШЛАВЫМ – МЕДИЦИНАГА “БОЙКОТ” КҮРСӘТҮ БУЛДЫ»

Алия Нур – яшь артист. Ул иҗатка медицина аша килә. Шуның өчен иҗаты да үз юлыңны табу, үз хыялларыңны чынга ашыруның кирәклеге хакында. Әңгәмә дә шул хакта килеп чыкты бугай. Ул сезне күп эшләргә этәрә алыр дип уйлыйм – тәмләп укыгыз!

Исеме: Алия Абышева

Туган көне: 25.12.2002

Туган җире: Актаныш районы, Мари-Суксу авылы

– Әңгәмәне бүгенгеңнән башлыйк. Әле күптән түгел генә син шәфкать туташы һөнәреннән киттең, Казанга күчендең, тулысынча иҗатка бирелдең. Мондый карарга авырдан килдеңме?

– Хыялым шәфкать туташы булу түгел иде. Кечкенәдән телевизорда җырлаучы балаларны күреп, минем дә җырлыйсым килде. Тугызынчы сыйныфта Алабуга мәдәният көллиятенә керү теләге туды. Әмма әни гаиләбезгә һичьюгы бер медицина өлкәсендә эшләүче белгеч кирәклеген әйтте. «Әйдәгез, ул мин булмыйм», – дидем шул вакытта (көлә). Нәтиҗәдә, алар мине апа белән бу һөнәргә укырга күндерделәр һәм мин Минзәләдә дүрт ел укыдым.

Беренче ике елында бик авыр булды, көн саен диярлек еладым. Ике елдан соң, ковид авыруы чыккач, дистанцион уку вакытында төркемдәшләремне бик сагына башладым. Шушы ике ел үткәч, миңа җиңелрәк була башлады һәм мин медицинада укуымны кабул иттем. Шуңа күрә укып бетерергә булдым. Бер ел эшләп, финанс якны җайлагач, Казанга күчәрмен, дип планлаштырып куйдым. Инде эшләгән дәвердә параллель рәвештә төрле квартирниклар, чыгышларда катнаштым. Шул вакытта мине күбрәк иҗатка тартканын төгәл аңладым.

– Эштән китүеңне әти-әниең ничек кабул итте?

– Әни белән инде икенче курстан ук килешеп куйдык: укуны бетергәч, үзем теләгән җиргә барырга ризалык бирде ул миңа. Гомумән, әти-әни иҗатымны һәрвакыт җылы кабул итте, эшлә, дип кенә тордылар.

– Иҗади юлыңны син каверлар яздыру белән башлап җибәрдең. Нинди мизгелдә үз җырларыңны яздыра башларга вакыт икәнен аңладың?

– Беренче җырымны икенче сыйныфта укыганда бәйге өчен дип яздырган идем. Инглиз телендә «Туган тел» җыры иде ул. Кечкенәдән төрле чараларда, бәйрәмнәрдә еш җырлап килдем. Ә инде үз җырларымны яздыра башлавым күпмедер дәрәҗәдә әти-әниләрем өчен медицинага «бойкот» куюымны күрсәтү булды. «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә Айдар Вәгыйзовның (TATAR BOY) катнашуын күреп, үземне дә сынап карыйсым килде. Ул вакытларда әнием үзе язган шигырьләрен язып җибәрә иде, мин аларны гитарада көйгә сала бардым. Шулай итеп, бәйгегә гариза җибәрдем. Беренче елда алмадылар, икенче елда финалга үтеп, Бауманда үзем язган «Күзләреңә карыйм» җыры белән чыгыш ясадым.

– Күпчелек җырларың мотивацион рухта, үзеңне һәм үз юлыңны табу турында. Ни өчен?

– Күңел күбрәк нәрсәгә тарта, шул турыда язарга тырышам. Үземне табу ул – гомерем буена барган теләк, максат. Тормыш юлымнан ук та күренә: башта медицинага кереп, аннан иҗатка кайттым. Шуңа күрә тормышта үз ролеңне, үз юлыңны табу турында башкаларга да сөйлисем килә. Яраткан җырчым Макс Коржның җырлары кайчандыр минем үземне дә бик күп эшләргә этәрде, шуңа хәзер җырларымның башкаларга ярдәм итүен телим.

– Ни өчен «Нур»?

Әниемнең фамилиясе – Нуриева. Минем үземнең дә бәләкәй чактагы фамилиям Нуриева иде. Нур ул – яктылык, җылылык мәгънәсендә. Минем үземнең дә җырларым аша дөньяга яктылык китерәсе килә.

– «Insight people» продюссерлык үзәге рецензенты булуың да мәгълүм. Монда син ничек эләктең һәм нинди эшчәнлек алып барасың?

– Укып бетергәч, Чаллыда торып, нәрсә эшли алачагым турында уйлана башладым. Дусларымнан бу үзәк турында ишеттем дә, кызыгып киттем. Керү өчен әңгәмә уздым, мине алдылар. «Insight» ул минем бертөрле барган көндәлек тормыштан котылу булды. Ул миңа күптөрле мөмкинлекләр бирә: зур сәхнәләрдә чыгыш ясау, популяр артистлар белән аралашу, төрле курсларда уку һ.б.

– Синең сыман нинди дә булса өлкәгә кереп, үзенеке түгеллеген аңлаган, башка юлга китәргә теләгән яшьләр өчен синнән киңәш ишетәсе килә.

– Үз йөрәгегезне тыңлагыз, чөнки бары тик ул гына сорауларыгызга дөрес җавапны җиткерә алачак. Әгәр нинди дә булса уңышка ирешергә телисез икән, бернигә дә карамый бары алга атлагыз. Бу тормышта иң мөһиме – бернидән дә курыкмаска.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев