Логотип Идель
Бу – тема!

«АПУШ» СТУДИЯСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА – «БОЗНЫ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК» СПЕКТАКЛЕ

18 һәм 19 декабрь көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә  «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итте.  Спектакль Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелды. Премьераны 1000гә якын карады.

Спектакльдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 29 шәкертнең барысы да катнаша. 18 нче декабрь спектакльне бер состав уйнаса, 19 нчы декабрь көнне – икенчесе. Студиянең һәр укучысына үзен төрле рольләрдә сынап карау, айлар буе алган белемнәрне, сәләтләрне тамашачыга күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Сюжетның асылында әкиятнең төп героинясы – Герданың күп сынаулар аша узып, иң якын кешесен, Кайны Кар иле патшабикәсе кулыннан коткаруы ята. Яшь актерларның үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкаруы аеруча сокландыра. Саф татарча сөйләм, актерларның хисләре һәм сәхнәдә үзләрен иркен тотуы остазлар белән шәкертләрнең уртак эше. Студиядә укучылар белән Резедә Сәлахова, Лилия Зәйнуллина, Артур Шәйдуллин шөгыльләнгән.  

Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәүпова, җырларның сүзләрен – шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков, «Снип Снап» җырының көй авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек Yummy Music студиясе белән берлектә иҗат ителгән. Премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова.

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк.

Алия Сафина

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев