18 һәм 19 декабрь көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын – «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелды. Премьераны 1000гә якын карады.