Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘҖРИБӘ: БЕР АЙГА КАМЫР РИЗЫГЫ ҺӘМ ШОКОЛАДТАН БАШ ТАРТУ

Организмда нинди үзгәрешләр булачагын белү теләге белән мин бер айга камыр ризыклары һәм шоколадтан баш тартырга булдым. Нәрсәсе бар инде аның, дип уйлап куйгансыздыр бәлки, әмма бу тәҗрибәнең үз нечкәлекләре бар иде.  Камыр ризыклары һәм шоколад дигәндә, сез печенье, өчпочмак, торт, конфет ише әйберләрне генә күз алдында тотасыздыр. Алардан тыш, түбәндәгеләрдән дә баш тартырга туры килде:

– токмачлар;

– пилмән, мантый;

– кыстыбый, шаурма, наггетсы (чөнки анда он бар) шикелле нәрсәләр;

– шоколад һәм рожоклы туңдырма;

глазурьле сырок;

кириешки һ.б.

Камыр ризыклары сатыла торган урыннарга ишекләр ябылды һәм миндә «Хәзер нәрсә ашап була инде, чәйне нәрсә белән эчәргә?» дигән сорау туды. Кибетләрдә озак кына йөри торгач, әлеге ризыкларны алыштырып булырдай әйберләр исемлеге җыелды:

фунчоза  (кузаклы культуралар крахмалыннан эшләнгән озын һәм юка токмач)

ширбәт;

зефир;

как (җиләк-җимештән изеп ясалган һәм киптереп әзерләнгән чәй ризыгы)

белёв кагы (Белёв шәһәрендә генә җитештерелә торган, күкәй агы һәм пешкән алмадан әзерләнгән какның бер төре)

хәлвә.

Әлегә тәҗрибәдә иң авыры онытылып, ярамаганны ашап җибәрмәү иде. Моның өчен мин бу турыда якыннарыма алдан әйтеп куйдым. Кул ярамаганга сузыла башлагач, алар тәҗрибәм турында искә төшереп торды. Һәм бер айдан соң мин мондый нәтиҗәләр сиздем:

– җиңеллек барлыкка килде һәм энергия артты;

– ашау порцияләре кимеде;

– ике килограммга ябыктым;

– тиренең сыйфаты яхшырды

җиләк -җимеш ашау теләге артты.

Әлбәттә, бер ай эчендә генә зур үзгәрешләр булмаячак, әмма бу минем өчен бик кызыклы эксперимент иде. Бу «сез дә шулай эшләгез» дию максатыннан түгел, ә үз тәҗрибәм белән генә бүлешү. Теләгән әйберегезне ашагыз һәм сәламәт булыгыз!

Әдилә ЗАКИРОВА

Фото: Pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев