Логотип Идель
Бу – тема!

2024 НЧЕ ЕЛ ТӨСЕ НИНДИ?

Гадәттәгечә, декабрь аенда «Pantone» төсләр институты киләсе елның төп төсен билгели. «Pantone Color Institute» экспертлары ел башыннан төснең закончалыкларын тикшерә, кино һәм мультфильмнарның тәэсирен, дөньяда актуаль вакыйгаларны, дизайнерларның яңалыгын һәм хәтта нейрочелтәрне да исәпкә ала.

20 ел дәвамында  әлеге институт 12 ай эчендә өстенлек итүче төсләрне алдан әйтә һәм алдагы сфераларда сайлый:

дизайн

реклама

мода

косметика

рәсем

кино

архитектура

интерьер

сәнәгать

флористика

Теге яки бу төснең хис-кичерешләргә, үз-үзен тотышка, сатып алу ихтыяҗына ничек йогынты ясавы турында тикшеренүләр уздырыла. Елына ике тапкыр махсус комиссия арадаш нәтиҗәләр турында фикер алышу өчен конфиденциаль рәвештә очраша.

«Pantone» версиясе буенча 2024 елның төсе - «Peach Fuzz» 13-1023 номерлы, алсу һәм кызгылт сары арасындагы йомшак төсләр. Шәфталу төсе бик назлы. Ул визуаль яктан тынычландыра, җиңеллек бирә, кайгыртуны һәм иминлекне чагылдыра.

Әлеге төс «билгеле бер вакыт аралыгында, безнең мәдәнияттә ниләр барганын яхшы чагылдыра» дип белдерә институт белгечләре.

«Pantone» төсләр институтының башкарма директоры Леатриас Эйсман аңлатуынча, мондый төс барган вакыйгалар фонында тынычлык теләген чагылдыра. Институтның башкарма директоры 2024 елның төсе «җылылык тарата һәм яшьлекне мәңгелек белән тоташтыра» ди.

Галимова РАНИЯ

Фотолар: Pexels.com һәм «Pantone»                                                                                                                                                                                                                                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев