Логотип Идель
Бу – тема!

ЕГЕТ-КЫЗ ДУСЛЫГЫ: МӨМКИНМЕ?

Күптән түгел төшке аш вакытында иптәш кызым бер егет белән танышуы, тик аралашулары озакка сузылмавы, үз теләге белән элемтәне туктатуы турында сөйләде. Бу дәвамлы булмаган мәхәббәт тарихының өзелү сәбәбе шактый кызыклы булып чыкты. Әлеге егет иптәш кызымның тагын бер егет дусты булуын белгәч, бәхәс туган. Аның фикеренчә, егет белән кыз арасында дуслыкка урын юк, мондый аралашу нигезендә һәрвакыт нинди дә булса хисләр яшеренгән була икән. Иптәш кызым мондый фикер белән бер дә килешмәгән. Һәм мин үзем дә алай өздереп әйтүне хупламыйм, шуңа бу шактый четерекле темада актарынырга булдым.

Инде күп еллар дәвамында галим-фәлсәфәчеләр бу турыда уртак фикергә килә алмый. Мин дә бу язмам белән “Америка ачармын” дип уйламыйм, тик шулай да, уйланырга, казынырга урын юк түгел.

ИКЕ ЯКТАГЫЛАР ДА ҮЗЕНЧӘ ХАКЛЫ

Һәртөрле мөнәсәбәтләр кебек үк, бу «бәхәсле» дуслык та уртак кызыксынуларга, охшаш кыйммәтләргә нигезләнә. Хатын-кыз һәм ир-ат дөньясы – бөтенләй төрле карашлар тулы дөнья, шуңа каршы җенес белән тыгыз аралашу тормышны башкача тоемларга өйрәтә. Кыз кешенең ныклы терәк булырдай дусты, ә егетнең һәртөрле четерекле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк иптәш кызы булу – нинди бәхет бит. Тик мондый дуслыкның барлыгына ышанмаучыларның фикере дә урынлы. Чөнки чын ихластан дус булып йөрүче егет һәм кызларны сирәк очратырга мөмкин, гадәттә кеше дустанә мөнәсәбәтләр өчен үз ише булганнарга тартыла. Еш кына егет белән кыз арасындагы җылы мөнәсәбәтләр кайсысыныңдыр мәхәббәт утында януы белән аңлатыла. Кайвакыт икесе бер-берсенә гашыйклык хисләрен «без бары дуслар» ялганы астында яшереп, күпме еллар узгач, аңыша. Һәм мондый мисаллар бихисап. Шуңа да бу мәсьәләдә ике яктагылар да үзенчә хаклы. Шундый дус булып йөреп, ахырдан өйләнешеп куючылар да юк түгел. Әлбәттә, мондый вакыйга шаһите булуы бик күңелле, тик бу кабат дуслыкның юклыгын исбат итә кебек. Әмма икенче яктан карасаң, мәхәббәт мөнәсәбәтләре дуслык белән беррәттән була алмыймыни? Сөйгән ярың синең якын дустың да булса, чын отыш бит. Мисаллар һәм фикерләр бу хакта бихисап.

Һәм шунысы кызыклы, еш кына кыз белән егет арасында дуслык юк диючеләр белән беррәттән, хатын-кызлар арасында да ихлас дустанә хисләр була алмый дип фикер йөртүчеләр бар. Алай булса, хатын-кызга, гомумән, дус булу хас түгел кебек килеп чыга. Әмма алай була алмый бит, шуңа да һәртөрле дуслыкны «юк», дип кистереп әйтүчеләр ялгышадыр.

ЯРТЫ ГОМЕРЕМ БУЕ БЕЛГӘН КЕШЕ МИҢА БИК КАДЕРЛЕ

Шәхсән үземә килгәндә, аяк терәп, «егет белән кыз арасында дуслык бар!» дияр өчен ун еллык тәҗрибәм бар. Инде менә дистә елга сузылган дуслык һич көтмәгәндә барлыкка килде. Башлангыч сыйныфта укыганда аның бер иҗади бәйгедә танышканнан соң мине социаль челтәрләрдә табып язуыннан башланды бу тарих. Ышанасызмы, юкмы, көн саен аралашып тордык! Уртаклашыр өчен фикер дә, сөйләшер сүз дә һичкайчан бетми иде. Мин ул кеше белән үземне җиңел һәм иркен тоям, ни кызганыч, очрашуларыбыз гына сирәк. Хәзер исә барыбер эшкә, укуга чумып киткәнлектән, алай ук еш булмаса да, барыбер даими элемтәдә торабыз. Һәм минемчә, кайчандыр ниндидер романтик хисләр туган булса, безнең дуслык мондый дәвамлы булмас иде, димәк безнең арада ихлас дустанә мөнәсәбәтләр бар дип әйтү – урынлы. Тиздән танышуыбызга ун ел була, ярты гомерем буе белгән кеше миңа бик кадерле.

Зилә Дәрҗеманова, 21 яшь: «ҺӘР ПРОБЛЕМАНЫ, ШАТЛЫКЛЫ ХӘБӘРЛӘРНЕ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА АНЫҢ БЕЛӘН УРТАКЛАШАМ»

– Егет белән кыз арасындагы дуслык – безнең җәмгыятьтә булырга тиешле гадәти күренеш. Мин инде алты елдан артык шуны исбатлап яшим. Әлбәттә, егет дусларым алай күп түгел, ләкин булганнары белән дуслык шундый нык, хәтта үзем шаккатам. Беренче егет-дустым – минем сыйныфташым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң элемтә өзелмәде, ныгыды гына. Без бер-беребезгә шәхес буларак кызыклы, сәгатьләр буе аралаша алабыз. Өстәвенә, аның йөргән кызы бар, шуңа башка мөнәсәбәтләр турында сүз дә була алмый. Икенче якын егет-дустым – төркемдәшем. Минем иң якын кешем ул бүгенге көндә, һәр проблеманы, шатлыклы хәбәрләрне беренче чиратта аның белән уртаклашам. Ничек кенә кадерле булса да, мин безне мәхәббәти мөнәсәбәтләрдә гомумән күрмим. Безнең бу турыда сүз кузгалткан бар, ул да минем белән килешә. Егет дусларым шул икәү генә түгел, башкаларын да якын итәм. Дуслык җенескә бәйле булырга тиеш түгел».

Фелина, 18 яшь: «АНЫҢ ӨЧЕН МИН БАРЫ ИПТӘШ КЫЗ БУЛЫП КАЛДЫМ»

– Егет белән кыз арасында дуслык бармы дигән сорауга җавабым – кискен юк.  Кечкенә вакытта минем белән бер урамда уйнап үскән малайга, үсә төшкәч үлеп гашыйк булганымны аңладым. Бергә уздырган җәйге кичләр – һәммәсе истә. Тик ничек кенә теләсәм дә, без бергә булмадык, аның өчен мин бары иптәш кыз булып калдым, гәрчә сөю утында янсам да. Шуңа минем өчен андый дуслык әкияттә генә була ала, ул – табигый күренеш түгел.

Ихтыяр Кыямов, 18 яшь: «ФӘКАТЬ ИКЕ ОЧРАК»

– Хатын-кыз вә ир-егет арасында дус фәкать ике очракта гына була ала:

1. Егет яисә кыз үзен ассексуал дип таный.

2. Егет яисә кыз үзен гомосексуалист дип таный.

Калган очракларда ике кешенең берсе «дустына» карата хисләр тойса да, аларны белдерми.

ДУСЛЫКМЫ-ЮКМЫ: НИЧЕК АЕРЫРГА?

Кайвакыт дуслык белән мәхәббәт арасындагы чикләрне тою шактый авыр. Үз хисләрен аңлый алмаганлыктан, һәртөрле мөнәсәбәтләргә нокта куючылар да бихисап. Шунлыктан дуслыкны мәхәббәттән аеручы берничә мөһим аспект:

1.Эмоциональ элемтә. Дуслык күпчелек очракта романтик хисләргә кагылышлы булмаган, аерым бер эмоциональ кызыксыну белән аңлатыла. Әгәр сезнең мөнәсәбәтләр күбесенчә көндәлек фикер алышуга, ярдәм итешүгә нигезләнеп, ике якка да игътибар бер дәрәҗәдә бирелә икән, бу, мөгаен,  дуслыктыр.

2. Уртак максатлар. Әгәр сез күз алдында тоткан кеше белән уртак планнар корып, аңа үз хыялларыгыз турында сөйлисез икән, бу әле сезнең арада мәхәббәт дигән сүз түгел. Романтик хисле мөнәсәбәтләрдә сөйләшенгән хыял-максатларда күбесенчә уртак киләчәк, яшәеш күзаллана.

3. Көнләшү. Дус дип санаган кешегезне башка кеше белән романтик мөнәсәбәтләр корганын күз алдына китереп караганыгыз бармы? Әгәр андый уйлардан калтыратып, күңелдә ниндидер көнләшүгә охшаган хисләр туа икән, бу ярала башлаган тирән хисләр турында сөйләргә мөмкин.

Әлбәттә, һәр очрак бик уникаль һәм һәр кеше дуслык төшенчәсен төрле тирәнлектә кабул итә. Кем өчендер гадәти булып тоелган эш-гамәлләр, кемнеңдер күзаллавында дустанә мөнәсәбәтләр өчен мөмкин түгел. Шуңа үз тәҗрибәңә генә нигезләнеп, башкаларныкын бәяләү дөрес түгел. Ә чын дусның, чынлап та, кайсы җенескә каравы түгел, ә күркәм сыйфатлары мөһимрәк.

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев