Логотип Идель
Бу – тема!

«БӘЛӘКӘЙ ПРИНЦ» – ТИНЧУРИН СӘХНӘСЕНДӘ УНИКАЛЬ СПЕКТАКЛЬ

9 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясе «Бәләкәй принц» тормышчан әкиятен тәкъдим итте. Спектакль Разил Вәлиевның Антуан де Сент-Экзюпери әсәренең тәрҗемәсе буенча куелды. Аның режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов. Рольләрне әле яшь актерлар студия укучылары башкарды.

Җәй көне «Бәләкәй принц»ның  премьерасы булса, бу юлы спектакль инвалидлар декадасы уңаеннан күрсәтелде. Яшь актерларның кабаттан дәүләт сәхнәсенә менүгә «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәм иткән.

Шунысы мөһим сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оешты. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Студиядә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәтен үзләштерә.

Студиясе шәкертләренә дәресләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның талантлы артисты Салават Хәбибуллин белем бирә. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова.

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры:

«Могҗиза студиясе балаларына сокланмый мөмкин түгел. Аларның көчле булуы, тырышулары киләчәктә якты тормышка өмет бирә. Мин аларны хәтта кайчак профессиональ артистларга караганда күбрәк эшлиләр дип саныйм. Студиянең остазлары һәм балаларның тырышлыгы белән сәхнәдә тулы бер могҗиза туды.»

Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә – 7, ә иң зурысына – 18 яшь. Яшь актерлар Республикабызның төрле районнарыннан җыелганнар, ләкин барысында бер әйбер берләштерә иҗатка, татар теленә тартылу, үзләренең сәләтләрен күрсәтү теләге»

Артислар, үзләренең үзенчәлекләренә карамастан, рольләрне бик шәп башкарып чыкты. Спектакльдә балалар гына уйнады дисәң дә була, сәхнәдә аларга Салават Хәбибуллин ярдәм итте.

«Могҗиза»ның тагын бер үзенчәлекле ягы укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бу эшнең нәтиҗәләре дә күренә: кайбер укучылар студиягә йөри башлаганда, татарча бөтенләй белмәсә, хәзер телләре шактый чарланган.  Спектакльнең беренче куелышы һәм яңасы бер-берсеннән актерларның уйнау сәләте, тел ягыннан да аерылып тора. Шул кыска вакыт эчендә балалар күп нәрсәгә өйрәнеп, камилләшкәннәр.

 

Рената ХАФИЗОВА

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев