9 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясе «Бәләкәй принц» тормышчан әкиятен тәкъдим итте. Спектакль Разил Вәлиевның Антуан де Сент-Экзюпери әсәренең тәрҗемәсе буенча куелды. Аның режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов. Рольләрне әле яшь актерлар – студия укучылары башкарды.