Логотип Идель
Бу – тема!

СЫЙФАТЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ РИЛС НИЧЕК ТӨШЕРЕРГӘ: ЛАЙФХАКЛАР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР

Хәзерге вакытта кыска видеоларның иң популяр чагы. Мәсәлән, шул ук РИЛС һәм ШОРТС. Бу видеоларны үз аккаунтыңны популярлаштырыр өчен дә, ниндидер продукт сатар өчен дә төшерергә була. Ә акча эшләү өчен сыйфатлы һәм кызыклы контент ясау кирәк. Язмада бу өлкәдә тәҗрибәле кыз белән танышачакбыз, ул безгә иң гади һәм эффектив юллар турында сөйләячәк һәм төрле лайфхаклар белән уртаклашачак.

Veron Baton, үзе турында үзе кыскача:

Барыгызга да сәлам! Мин иҗатчы, блогер һәм вертикаль видеолар ясаучы. Видео һәм монтаж – минем тормышымның һәм эшемнең аерылгысыз өлеше. Мин юмористик контент белән аудитория җыя башладым, әмма моннан арыдым. Аннары камерага салкын төсләрдәге кино эффекты булган роликлар төшерә алган башка блогерларга карап, үзем дә шулай эшләп карарга булдым. Көн-төн төшердем, монтажлауны өйрәндем. Төрле киноларны җентекләбрәк карарга тотындым: кадрда яктылык ничек урнаштырылган, композиция ничек төзелгән һәм башкалар.

Киңәшләр:

Гомумән, кино сыман видеоконтент төшерергә теләүчеләргә детальләргә игътибар итәргә өйрәнергә кирәк. «Ә моны ничек төшерделәр?» дигән сорау биреп, җавап эзләргә кирәк. Мәсәлән, режиссерларның интервьюларын, монтаж дәресләре карарга. Бу миңа үз вакытында булышты. Әлеге эштә кемнедер кабатлау оят түгел. Кемнедер кабатлап кына нәрсәгәдер өйрәнеп була инде биредә. Вакыт үткәч, син дә үз уникаль стилеңне табарсың, борчылма!

Монтаж (программалар):

Монтажлауны телефонда да башларга мөмкин. Хәзер компьютер программаларыннан бик нык калышмаган күп кенә кушымталар бар. Мин һәм хезмәттәшләремнең күбесе «Cap Cut» яки «VN» кулланабыз. Алар белән эшләп караганнан соң «Adobe After Effects» яки «Adobe Premiere Рго»да профессиональ монтажлауга күчү җиңелрәк була. Инструментлар төрлечә аталырга мөмкин, ләкин аларның асылы үзгәрми.

Миннән сезгә чек-лист:

1. Reels тышлыкларының зурлыгы 1080 * 1920 px. Ләкин төп тасмада тышлыклар, башка барлык басмалар кебек үк, 1080*1080px форматында күрсәтелә.

2. Кайбер трекларның популяр моментлары автомат рәвештә билгеләнгән. Бу – трендларга кергән һәм рилс авторлары ешрак кулланган өзекләр. Аларны кулланып рекомендациягә эләгү ихтималы зур.

3.  Видеолар ясау процессын гадиләштерү өчен яңа функция бар – «шаблоннар». Ул билгеле бер видео шаблонын кулланып, берничә тапкыр шундый видео ясау мөмкинлеге бирә.

4. Роликны популярлаштыру өчен тематик хэштеглар күрсәтегез. Reels өчен 3-5 хэштег куллану урынлы.

5. Текст урынына субтитрлар өстәгез. Субтитрлар видео дәвамында алышынып тора – кулланучының рилсны ахырына кадәр карап бетерү ихтималы арта.

Шулай итеп, бу мәкаләдә кыска роликлар төшерүнең кайбер серләрен ачтык. Бу эшчәнлек белән шөгыльләнүче кешеләргә уңышлар һәм бик күп сабырлык телим!

Сөмбел ЙОСЫПОВА 

Бу материал ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшь журналист лабораториясе» кысаларында әзерләнде

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев