Логотип Идель
Бу – тема!

СУПЕРГЕРОЙ, ТИРАН, ГАЗЛАЙТЕР: МУЛЬТФИЛЬМ ҺӘМ ФИЛЬМНАРДАГЫ ӘНИ ОБРАЗЛАРЫ

Бүген ноябрьнең иң матур бәйрәме – Әниләр көне. Якын кешегезне кысып-кысып кочаклап котларга онытмагыз, ярыймы? Ә без бу уңайдан мультфильм һәм фильмнарда сурәтләнгән төрле әни образларын җыярга булдык. 

АРТЫК КАЙГЫРТУЧАН ӘНИ

«Я краснею»

13 яшьлек Мэй яшүсмерлек чорын авыр кичерә. Аның әти-әнисенең йөзенә дә кызыллык китерәсе килми, шул ук вакытта дуслары янында да инде зур кыз буласы килә. Әнисе Мэйны гел «яхшы кызчык» итеп күрергә тели. Бу исә кыз өчен зур стресс.

Әни кеше мультфильмда артык кайгыртучан, кайчак хәтта иркенләп суларга да ирек бирмәүчән һәм бик кыен хәлгә куючан итеп сурәтләнә. Әни дә, кыз да эмоцияләрен җиңәргә яки аларны яшерергә тырышулары аркасында, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян китерә. Әни һәм кыз туры мәгънәдә шартлар дәрәҗәгә җитә. Әмма мультфильм ахырында Мэй үз хис-кичерешләрен күрсәтергә өйрәнә һәм әнисе дә әкренләп аның шәхси чикләрен бозмый башлый.

ИГЪТИБАР БИРМӘҮЧЕ ӘНИ

«Чумовая пятница»

Популяр фильм яшүсмер һәм әни арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Монда да әни белән кыз уртак тел таба алмый газаплана. Чөнки әни кеше үз шәхси тормышын, карьерасын кайгырта, ә проблемалар һәм беренче мәхәббәт хисләрен кичергән кызга аның игътибары бөтенләй җитми. Әмма әни кеше үз баласының урынына эләккәч кенә, ялгышуын аңлап ала. Шунысы бераз аңлашылып бетми: фильмдагы әни – психотерапевт. Ә яшүсмер кызы белән мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаучанлыкларга җитди карамый. Миңа калса, ул әни һәм табиб буларак, кызының эчке күңеленә икеләтә күбрәк игътибар бирә ала иде. Әни кешегә якынаю авыр булса, психотерапевт җаен таба алырга тиеш бит.

СУПЕРГЕРОЙ ӘНИ

«Суперсемейка», «Суперсемейка 2»

Бу мультфильмны кечкенә чакта караганыгыз булгандыр инде. Исемендә үк нинди гаилә сурәтләнгәне аңлашыла. Биредә безгә супергерой әни тәкъдим ителә. Аның сәләтләре күп: ул үтә дә сыгылмалы, гәүдәсен төрлечә үзгәртә ала, өстәвенә, очкыч белән дә идарә итә белә. Супергерой әни үз гаиләсе, балаларын бик ярата һәм нинди генә авырлыклар чишәргә туры килмәсен, һәрчак аларга тугры кала. Бу әни үҗәтлеге, батыр һәм акыллы булуы белән аерылып тора. Кыскасы, бөтен мәгънәдә дә текә әни нәкъ менә әлегә мультфильмда чагыла!

ГАЗЛАЙТЕР ӘНИ

«Рапунцель: Запутанная история»

Әни Готель Дисней мультфильмнарының тискәре персонажлары исемлегендә икенче урында тора. Ул Рапунцельне кечкенә чактан урлап, үзе тәрбияләп үстерә. Готель гел яшь булып калу өчен, тылсымлы алтын чәчәкнең шифасын куллана. Бу әни комсыз, үзенекенә ирешү өчен барысын да эшләргә әзер. Өстәвенә, ул чын сүз остасы: ул һәрвакыт нәрсә әйтергә һәм ничек сөйләшергә икәнен төгәл белә. Беркатлы кешегә бу ятмәгә эләгү берни түгел. Готель Рапунцельгә яратам дип әйтә, әмма, чынлыкта, ул аның чәчләрен һәм аларның көчен күздә тота.  Гомумән, ул Рапунцельне гел алдап һәм куркытып яши. Кыз исә әнисенә ышана, аның сүзләренә колак сала. Әле ул гына да түгел, Готель һәрчак кызга үзеннән башка яши алмаячагын да искәртеп тора. Ярый әле Рапунцель бу тоткынлыктан тизрәк кача.

ҮЗЕ ТУРЫНДА ГЫНА УЙЛАУЧЫ ӘНИ

«Джокер»

Артурны (Джокерны) үги әни – психик авырулы хатын тәрбияләп үстергән. Артур гомере буе әнисе белән бик якын булып яши, авыргач, ул аны гел кайгырта. Фильмда әнинең үз улына гел елмаерга кушуын беләбез. Ул аңа усал булуны, агрессия күрсәтүне тыя. Артур һәрчак башкаларның күңелен күрергә тиеш, янәсе. Улының явызлана башлавын күргәч, ул шунда ук икенче бүлмәгә ябыла. Шулай итеп, Артурны аның белән эмоциональ бәйләнештә булган бердәнбер кешедән мәхрүм итә. Әни кешенең үзе турында гына уйлавы берничә эпизодта ачык күренә. Өстәвенә, аның гомере буе улын алдап яшәве дә ачыклана.

ТИРАН ӘНИ 

«Чёрный лебедь»

Әниләр һәрвакыт я кайгыртучан, я йомшак, я бик иркә итеп кенә сурәтләнми шул. Бу исемлектәге иң куркыныч образдагы әни – балет белән шөгыльләнүче Нина исемле кызның әнисе. Нинаның әтисе юк, ул үзенә буйсындыручы әни белән яши. Әни кызы белән һәрвакыт канәгать түгел. Мактау сүзләре кызга бик сирәк (беркайчан да диярлек) эләгә. Тиран әни өчен бала – бары тик проект кына. Фильмда әни үз кызының фикерләре, теләкләре белән кызыксынмый. Ул кызының туклануын, авырлыгын, көнкүрешен контрольдә тота. Әнисе аңсыз рәвештә кызының уңышсыз булуын тели. Кыскасы, Нина роль турында хыялланганда, әнисе аңа өметсезлеге турындагы уйларны башына сеңдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев