Логотип Идель
Белми калма

ҖЫРЧЫЛАР ХОРАФАТЛАРГА ЫШАНАМЫ?

Бүген 13 сентябрь, сүз уңаеннан, җомга! Ә җырчылар бу көннән шүрлиләрме? Нинди ырым-шырымнарга, хорафатларга ышаналар? Гомумән, ышаналармы аларга? Барысын да сораштык, хәзер сезгә дә сөйләрбез! 

«13 санын үз итәм. Беренче альбомымда 13 җыр иде, бүгенге көнгә кадәр алар бик популяр һәм халкыбыз куңелендә», – ди Гүзәл Уразова. Җырчыга шулай ук бик күп тапкыр 13е көнне имтиханнар һәм документлар тапшырырга туры килгәне бар. Һәм иң кызыгы, барысы да уңышлы булган! 

Әлфинә Әзһәмова өчен 13 саны бик уңышлы булып чыкты. «Күпләр 13лене бик үк өнәп бетерми, тик гаиләбездә иң яраткан саннарның берсе ул. Олы улым да нәкъ менә 13 майда туды, бик бәхетле бала, Аллаһк шөкер», – ди җырчы. Ырым-шырымнарга исә Әлфинә апа, гомумән, ышанмый булып чыкты. 

«Ырым-шырымнар элеккедән, әби-бабайлардан калган, дип уйлыйм. Үзем аларга ышанмыйм. Бар эшне дә бисмилла әйтеп башлыйм», – ди Алсу Әбелханова. «13 саны тормышымда еш очрый, тик бервакытта да моның начар тәмамланганы юк», – ди ул.

Гүзәл Идрисова шулай ук бер тамчы да курыкмый. Ырым-шырымнарның бары тик акчага бәйлесенә генә ышана. «Сумканы бер вакытта да идәнгә куймыйм һәм янчыкта акчаны тигезләп, тезеп торам», – ди җырчы. «Гомумән, ничек уйлыйсың, планлаштырасың шулай була бит ул, шуңа күрә һәрвакыт барысы да яхшы булсын дияргә, алга атларга кирәк», – ди ул.

Лилия Хәйруллина хорафатларга ышануын 50гә 50, дип бәяли. «Беркайчан да “беркайчан да” дип әйтергә ярамавына 100 процент ышанам. Бүген булмаса, башка көнне шул ук әйбер синең каршыңа килеп басарга мөмкин», – ди җырчы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев