СЕНТЯБРЬ 2024
Сентябрь саны тышлыгындагы зәвыклы, чибәр егет – Әмир Басыров. Әмир – «Good Night Show» алып баручысы булудан тыш ГИТИС студенты да әле! Ул актерлыкка белем алу, мәктәптә укыган чакта ук олы абый-апаларга уеннар уздыруы турында шундый кызыклы итеп сөйләде – интервьюны укыгач, сез бу егеткә, һичшиксез, гашыйк булачаксыз!
«Шәхес» сәхифәсендә сине мөслимә кызлар белән әңгәмәләр дә көтә – аларның үз зәвыкларын табулары, дингә килүләре турында язма, кемнәргәдер, бәлки, үрнәк булыр.
«Ачыш» һәм «Тәҗрибә» сәхифәләрендә исә үз сәләтләребезне акчага әйләндерергә өйрәнербез, энергетикларга бәйлелек турында сөйләшербез, укытучыларның беренче дәресләре турында истәлекләрен укыйбыз һәм 13 фән олимпиадасы призерын әзерләгән сыйныф белән танышабыз!
Шулай ук кияүгә чыгу турында язма да бар әле бу санда! Юк-юк, иртә кияүгә чыгарга өндәмибез, ә журналистыбызның тәҗрибәсе белән таныштырабыз – үсмер чагыннан алып хәзергә кадәр аның гаилә коруга мөнәсәбәте ни рәвешле үзгәргән икән?
Сентябрь санын көзге вайбтан башка күз алдына китереп булмый, шуңа бу санда көзне ярату өчен сәбәпләрне барладык һәм бу серле ел фасылы турында матур шигырьләр тупладык.
Ә комикс буларак бу санда сине Галимҗан Гыйльманов әсәрләре көтә.
Матур көзләр телибез сиңа!
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев