Логотип Идель
Белми калма

БЕРЕНЧЕЛӘР СОВЕТЫ РӘИСЕ БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?

Узган ел Татарстанда балалар үзидарәсенең яңа органы – Беренчеләр советы (Совет Первых) барлыкка килде. Ул вакытта Россиядә төбәкләр арасыннан бу проектта Татарстан беренче тәҗрибә иде. Республиканың төрле районнарыннан кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр, һәм Камилә Нуруллина җиңеп чыгып, балалар үзидарәсе рәисе булды. Быел исә яңа лидер сайланачак.

Сайлаулар берничә этапта уза: кандидатларны билгеләү, агитация кампаниясе, дебатлар һәм тавыш бирү. Бу тулысынча чын сәяси сайлауларга якынайтылган модель буенча эшләнелә, аңа бөтен Татарстаннан балалар һәм яшүсмерләр җәлеп ителәчәк.

Беренчеләр Советын республиканың теләсә кайсы район укучысы җитәкли ала. 26 сентябрьгә кадәр сылтама буенча гариза биреп, үз кандидатураңны тәкъдим итеп була. Анда иҗтимагый эшчәнлек проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәң белән уртаклашырга, Татарстанда беренчеләр хәрәкәтен үстерү буенча үз тәкъдимнәрең турында сөйләргә, шулай ук «Ни өчен мин Беренче төбәк бүлекчәсе Советы рәисе булырга тиеш?» темасына видеоэссе җибәрергә кирәк булачак.

Менә кемнәр кандидат була ала:

– мәктәпнең 8-11 сыйныфында яисә көллиятнең 1-2 курсында укучы;

– 2 елдан артык иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче;

– 1 елдан артык уку үзидарәсен җитәкләүче балалар.

Сайлауда катнашучылар исемлеге 30 сентябрьдә билгеле булачак. 6 октябрьдән тавыш бирү башлана. Нәтиҗәләр 12 октябрьдә ясалачак.

Беренчеләр хәрәкәте «балаларга балалар остаз» дигән принцип белән эшли. Әлеге система балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрен кайгырта, балалар дирекцияләрен һәм волонтерлар командаларын төзи, аларның эшләрен алып бара, чаралар оештыра. Хәрәкәт эшчәнлеге балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән. Аңа 6 яшьтән керергә мөмкин. Катнашучылар – башлангыч, гомуми, төп гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы балигъ булмаганнар.

Лалә КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев