Логотип Идель
Бу – тема!

ИГЪТИБАР: КЫШКЫ ЧОРДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫ

Кыш үзенең кызыклы уеннары, чана, чаңгы, тимераякта шуу белән кадерле ел фасылы. Ләкин иң сак һәм үз-үзенә нык ышанган кешеләр дә күңелсез хәлдә калырга мөмкин. Кышын җәрәхәт алу куркынычы югары, ә иминлек кагыйдәләрен беләбезме соң?

1. Иң мөһиме, урамга чыгар алдыннан дөрес киенү! Тышкы киемнең җил үткәрмичә, һава температурасына туры килә торганын сайлагыз. Капюшонлы куртка, пәлтәләргә өстенлек бирегез. Ул үлчәме ягыннан сезгә туры килсен, артык киң дә, тар да булмасын. Эчке кием берничә кат булып, мамык, йон тукымадан тегелгәннәре хуплана. «Кәбестә» кебек киенсәгез, кием катламнары арасында җылылык тотып торучы һава катламы була. Шарфны кием эченә кертеп калдырыгыз. Тик бик салкыннарда борын-битне капласагыз яхшы. Өстәмә бияләй булырга тиеш, чөнки ул югалырга яки чыланырга мөмкин.

2. Аяк киемен сайлаганда бер үлчәмгә зурракны алыгыз, чөнки  кысып тора торган аяк киеме тиз туңдыра, шулай ук, ул дым үткәрмәскә тиеш. Үкчәсез йомшак резинадан яки термоэластопластлардан җитештерелгән  табанлы аяк киеменә өстенлек бирергә кирәк. Табанча кую да җылы сакларга ярдәм итә. Берничә кат оекбаш киегез. Кияр алдыннан тикшерегез: аяк киеме коры булсын. Өйгә кайту белән киптерү чарасын күрегез.

3. Чанада яки чаңгыда төшү өчен сайлап алынган урын, һичшиксез, юлдан ерак булырга тиеш, агач-куаклар булмасын. Аяк киеме дөрес үлчәмле, уңайлы булсын, чаңгыга ышанычлы һәм дөрес беркетелсен. Таудан алга карап төшәргә кирәк, артың белән яки күз йомып төшү чана яки чаңгы белән идарә итү мөмкинлеген киметә, башкалар белән бәрелешү яки егылу куркынычы бар.

4. Тимераякта махсус җиһазланган урыннарда яки катокларда йөрү яхшырак. Тимераяклар үлчәмгә туры килүен тикшерегез. Спорт экипировкасын да кайгыртыгыз: тезлекләр, каскалар һ.б.

5. Тайгак урамда дөрес йөрергә өйрәнегез: ашыкмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска, һәрвакыт аяк астына карарга. Тезләр бераз бушаган Һәм бөгелгән булырга тиеш, ә корпус бераз алга авышсын. Кулны кесәгә тыгып йөрү дөрес түгел. Таеп кителсә, ул тигезлек сакларга ярдәм итә бит. Бозлы баскычтан төшкәндә аяк табанын баскычка аркылы түгел, буйга кую мөһим, мондый позиция егылуны йомшарта. Йорт, биналарга бик якын килеп йөрмәгез. Түбәсеннән боз яки кар төшү ихтимал.

6. Кар атып уйнаганда башка төбәп атарга ярамый – күз, борын җәрәхәтләнүе мөмкин. Биткә кар, боз эләгүдән сак булыгыз.

7. 15-20 градустан  да суык була икән, чылбыр, алка, йөзек кебек металл бизәнү әйберләре тагып йөрмәгез. Кулга авыр әйберләр күтәреп йөрү дә әйбәт түгел.  Биткә махсус крем яки каз мае сөртегез. Бер-берегезнең  йөзен, бигрәк тә колакларын, борын һәм яңакларын күзәтеп торыгыз. Өшегән урын башта авыртмый, шуңа күрә кул-бит тиресенең төсенә игътибар итәргә кирәк: алсу төстә түгел, җете кызыл яки ак таплы булса, бу өшү билгесе. Кымырҗау, чәнчеп алу, чымырдау сизелә. Вакыт-вакыт бу урыннарның  тоемлавын тикшерергә, кул һәм аякларның бармакларын даими кыймылдатып торырга, хәрәкәтләнергә кирәк.

Әгәр дә нык туңган, өшегән икәнлегегезне сизәсез икән:

– җылы урынга керегез;

– өшегән урынны чиста йомшак тукыма белән уыгыз, кар белән умагыз;

– салкын һәм юеш киемнәрне салып, коры, йомшак кием киегез;

– организмны акрынлап җылытыгыз: кайнар су,чәй эчегез;

– табибка мөрәҗәгать итегез.

Дуслар, кыш көне үз-үзеңә игътибарлы булу, куркынычсызлык  кагыйдәләрне үтәү – иминлек, сәламәтлек нигезе ул!

Зөһрә Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев