Логотип Идель
Бу – тема!

ДИЗАЙН ИЛЕ: «PINTEREST» СТИЛЕНДӘ ЭСТЕТИК БҮЛМӘ ЯСЫЙБЫЗ

Сәлам, минем нәни песиләрем! Инде ярты уку елы узды, ә син һаман үзеңнең моңсу һәм караңгы бүлмәңдә утырасыңмы? Җитәр, булган! Моны төзәтергә вакыт килеп җитте. Бу язмада, мин төрле лайфхаклар, киңәшләр һәм кызыклы гайдлар белән бүлешермен. Син хыял бүлмәңне ясарга әзерме? Әзер булсаң, тәмле чәйләреңне әзерлә дә, укырга утыр! Киттек!

Бүлмә бизәкләре:

1. Үсемлекләр

Яшеллек бүлмәгә һәрвакыт җанлылык һәм яктылык бирә. Мәсәлән: фикус яки пальма кебек берничә төрле үсемлек утырта аласың. Маркетплейсларда ясалма лианалар да сатыла – әгәр син чын үсемлекләрне карарга яратмыйсың, яки вакытың юк икән, менә бу сиңа иң шәп вариант! Алар бүлмәдә комфорт тудырырга булышачак һәм синең интерьерга табигать элементы өстәячәк.

2. Дивар стикерлары яки постерлар

Әгәр дә син диварга бераз драматизм яки кызыклы рәсемнәр өстәргә телисең икән, төрле постерлар куллана аласың. Аларны беркетүе җиңел һәм бүлмәңдә шундук ниндидер ретро вайб хис барлыкка киләчәк!

3. Плёнкага төшерелгән фотолар

Төрле зурлыктагы һәм формадагы рамкаларны кулланып диварда галерея яса. Мәсәлән, үзеңә кадерле фотоларны кызыл җеп белән берләштереп, тулы бер фото-лента ясый аласың.

4. Неон

Син үз бүлмәңнең түшәменә яктырта торган ленталар ябыштырып чыга аласың. Ләкин мондый атмосфераны күп кеше яратып бетермәскә мөмкин. Андый очракта өстәлгә берәр нәни яктырткыч куеп була. Әлбәттә, төрле утлар яна торган булсын! Чөнки без – кешеләр, һәм безнең кәеф еш үзгәреп торучан.

5. Болытлар

Әйе-әйе, йомшак болытлар... Ничек эшләргә? Беренчедән, маркетплейстан синтепонга заказ бирәсең. Икенчедән, шул ук неон лентасы кирәк була. Түшәмгә неон лентасын һәм шуңа синтепонны ябыштыра барасың. Шулай ук, ул болытлар аска таба, ягъни диварга төшсә дә ярый. Иң мөһиме: электр чыбыкларына ябыштырма! Хәзер инде пульт ярдәмендә үзеңә кирәкле төсне сайлыйсың да, түшәмгә карап, хыялланып ятасың!

6. Органайзерлар

Яңа киңлектә тәртип саклау җиңелрәк булсын өчен, саклау урыннары булу мөһим. Органайзерларга игътибар ит, алар әйберләрне эффектив урнаштырырга гына түгел, ә бүлмәне бизәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Эстетика яратучыларга китап киштәләре ясарга яки сатып алырга киңәш итәм. Чыннан да, бүлмәгә килеп кергәндә алар ниндидер җылылык өстиләр!

7. Көзгеләр

Көзге – бүлмәдә иң мөһим әйберләрнең берсе. Идәнгә куела торган көзгеләр сатып алырга киңәш итәм. Беренчедән, алар трендта. Шулай ук, мондый көзге белән образларны сынау бик уңайлы. Дөресен генә әйткәндә, мондый көзгеләрдә фотолар бик матур һәм эстетик була. Әгәр дә, синең шундый көзгең бар икән, «Ялкын» журналы белән фотога төшеп, безнең аккаунтны беркетеп, социаль челтәрләргә керт. Менә шуннан минем язманы кемнәр укыганын белермен инде J

Миннән «Willdberries» маркетплейсыннан товарларга артикуллар:

1. Ясалма лианалар – 144107714 (144 сум)

2. Постерлар – 174518212 (499 сум)

3. Неон лента 10 метрлы – 114193586 (1058 сум)

4. «Лампа-шәфәкъ» – 152641605 (507 сум)

5. Дивар лампасы – 143017181 (789 сум)

Сиңа бу эшеңдә уңышлар телим! Бүлмә тагын да уңайлырак һәм эстетик булыр һәм, нәтиҗә сине рухландырыр, дип ышанып калам. Нәкъ менә «Pinterest» бүлмәләре кебек! Әгәр син дә минем язмамны укып, мондый бүлмә ясарга уйласаң, нәтиҗәңне социаль челтәрләреңә куярга һәм минем аккаунтымны беркетергә онытма! Көтеп калам! Уңышлар!

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Фотолар: Freepik.com һәм Pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев