Логотип Идель
Бу – тема!

«САЛАВАТ ХӘМИТОВИЧ, БҮГЕН ЭКЗЕКУЦИЯ БУЛАМЫ?» МЕГАПОЛИС УКЫТУЧЫСЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

«Алисә, син интервьюга шәхесләрне ничек табасын?» дигән сорауга мин бик җиңел җавап бирәм: «Алар белән бергә мәктәптә укыдым, яки тулай торакта тозлы кыяр белән чәй эчтем».

Күз алдыңа китер: син июль аенда дусларың белән бөтен тулай торакны ду китереп шаярып утырасың, ә инде октябрь аенда ул кешеләрнең яртысы төрле җирләргә тарала, һәм бөтенләй башка, җитди кешеләргә әверелә. Салават Рәхмәтуллин шуларның берсе. Ул хәзер Мәскәүдә укый һәм укыта. Яшь укытучы һәм янып торган милләтпәрвәр, «вупщем».

Мин сөйләгәнче, үзе белән үзе таныштырсын әле башта.

Исеме: Салават Рәхмәтуллин

Туган көне: 12.04.2000

Туган җире: Әлмәт шәһәре

Һөнәре: Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Уку урыны: Югары Икътисад Мәктәбе. Классик Көнчыгыш һәм антиклык институты.

Педагогика белән мин балачакта ук кызыксындым. Башлангыч сыйныфлардан бирле мин һәрвакыт укытучыларыма соклана идем. Укудан соң өйгә кайткач, мин мәчемне яисә уенчыкларымны утыртып укыта идем, «икелеләр» дә куя идем. Минем укытучыларга карата хөрмәтем киләчәктә мөгаллим булу хыялына әйләнде һәм мин Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының тарих бүлегенә укырга кердем. Укытучыбыз Альберт Зөфәр улы Нигамаев ярдәмендә мин археология белән шөгыльләннә башладым һәм бу фәнгә гашыйк булдым. Шул ук вакытта мин «Сәләт» мохите белән таныштым, һәм аның күп проектларында катнаштым. Университетта укыган елларымны мин еш искә алам, чөнки ул еллар мине бәхетле итте. Мин анда күп дуслар таптым, университет миңа зур ачышлар бүләк итте.
5 курстан соң, укуымны яхшы тәмамлап, мин Мәскәүгә магистратурага укырга кердем һәм паралель рәвештә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли башладым.

– Балалар сиңа хатлар язардай мөнәсәбәтләрне ничек төзергә? (Көзге каникуллар алдыннан Салаватка укучылары рәхмәт сүзләре белән күп хат калдырганнар)

– Беләсезме, мин чыннан да бу сорауга җавапны белмим. Ничектер ул үзенән-үзе шулай килеп чыга. Шулай булсын өчен мин бернинди көч тә куймыйм, тырышмыйм да.

Сыйныфта матур мохит тудырыр өчен укучылар белән яхшы аралашырга кирәк: алар белән һәрвакыт горурланырга, яхшы сүзләр әйтергә, мотивация бирергә һәм, әлбәттә, алар өчен дус булырга кирәк. Ягъни, берәр нәрсәләре килеп чыкмаса, аларга булышырга һәм аларны хөрмәт итәргә. Моны эшләсәгез сез укучыларның «йөрәк тибешләрен» ишетә алаячаксыз!

– Дәрес биргәндә син нинди яңа ысуллар кулланасың?

– Мин дәрес башында һәрбер укучының өй эшен тикшерәм. Бу тикшерү 5-7 минутка сузыла. Укучыларны мин исемлек, яисә төрле вакыйгалар буенча тикшерәм. Мәсәлән, хәзер 7 ноябрь ди. «Безнең исемлектә 7 номерлы кеше кем икән ул? Әйе, таптым, Фәлән Фәләнов җавап бирә». Яисә: берәр укучы каршына киләм дә һәм сорыйм:

– Сезгә ничә яшь?

– 17.

– Бик яхшы! Безнең исемле 17 номерлы кеше кем икән ул? Таптым. Шулай итеп мин дәрестә ике-өч укучыдан гына сорыйм, ә башкаларның өй эшләрен карап кына чыгам.

Болай итеп өй эше тикшерүне мин шаярып кына «Экзекуция» дип атыйм. Укучылар инде моңа да ияләште, дәрес алдыннан «Салават Хәмитович, бүген экзекуция буламы» дип сорап алалар. («Экзекуция» — хөкем, җәза – автор). Кызыклы вакыйгалар, яңа укыту ысуллары дәрес процессында үзеннән үзе килеп чыга.

– Үзең турында 3 сыйфат әйт әле?

– Шат күңелле, җаваплы һәм харизмалы

– Мәскәү тормышы ул нинди? Хәзерге тормышың белән канәгатьсеңме?

– Мин Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш бүлегенә укырга керергә хыяллана идем. Ләкин, хыяллар, кызганычка, һәрвакыт чынга ашмый. Анда керә алмагач, мин Югары икътисад мәктәбенә укырга кердем.

Башта үкендем һәм борчылдым.

Хәзер инде ияләштем. Безгә мәҗбүри тәртиптә өйрәнү өчен ике чит тел сайларга кирәк иде. Латин, борынгы грек, гарәп һәм төрек телләре арасында сайлау булды. Мин гарәп һәм төрек телләрен сайладым, чөнки бу телләр миңа бик якын һәм аларны күптән инде өйрәнергә тели идем.
Мәскәү, әлбәттә, бик зур һәм авыр шәһәр. Минем монда берничә тапкыр булганым бар иде, ләкин ул сәяхәт вакытларымда мин Мәскәүнең авырлыкларын сизмәдем. Алар мин Мәскәүдә яши башлагач кына сизелделәр. Монда яши башлавыма 3 ай булды инде.

Һәм бу өч ай дәверендә мин һәр көн Татарстанымны сагынып яшәдем. Нинди авырлыклар булса да, мин ул авырлыкларны җиңеп чыгам дип үземә максат куйдым. Мин Мәскәү белән «көрәшкәндә» миңа әти-әнием һәм якын дусларым бик нык булышты. Һәм үз һөнәрем буенча эшли башлагач, ул авырлыклар бетте.

«Никадәр авыр булса да, агым су юлын таба» цитатасы миңа Мәскәүдә һәрвакыт булышты.

– Мәскәүдә яшьләргә эш табу авырмы?

– Мәскәүдә мин бик озак эш эзләдем. Кызганычка педагогик тәҗрибәм аз булганлыктан, бик күп мәктәпләр миннән баш тарты. Әлеге олы шәһәрдә укытучы булып урнашканда укытачак фәнеңнән яхшы итеп БДИ тапшырыга кирәк. Имтихан язып, яхшы итеп әңгәмә үткәч, бәхетемә, мине эшкә алдылар. Сүз уңаеннан, Мәскәү укучылары Татарстан укучыларыннан берничек тә аерылмый. Тегеләре дә, болары да акыллы һәм тырыш.

Мин тарих һәм җәмгыять белемен 5-9 сыйныфларга укытам. Минем эш вакытым 8:30дан 15-16:00 кадәр бара. Аннары эштән соң мин үз укуыма Югары Икьтисад Мәктәбенә китәм.

Бер авырлыгы бар: мәктәпкә бару һәм аннан кайтуга минем һәр көн 2 сәгать вакытым китә. Ләкин, мин инде ияләштем һәм үз эшемне тапкач үземне бәхетле хис итә башладым.

– Уку йортларын тәмамлаучы кайбер студентлар депрессиядә була: яңа тормыш, университет бетерү, диплом… Синдә борчу хисе булдымы?

– Минем 5 курс гел депрессиядә булды. Чөнки минем күңелемә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты бик тә якын иде. Ул университетны мин бик яраттым, анда бик күп дуслар таптым. Кадерле чыгарылыш студентлары, соңгы уку елыгызны яхшы гына укып бетерегез! Дипломыгызны май азагына калдырмагыз, хәзер үк яза башлагыз! Һәм үз университет дусларыгызга һәм укытучыларыгызга рәхмәтләрегезне әйтергә онытмагыз.

– Үзеңне 30 елдан соң кем итеп күрәсең?

– Мин үземне 30 елдан соң Татарстан Президенты булып күрәм. Ул вакытта инде миңа, Аллаһ боерса, 53 яшь булачак. (Пс, Рөстәм Нургалиевич 58 яшендә президент булган – автор)

– Блогер укытучыларга ничек карыйсың? Аларны күзәтәсеңме?

Яхшы карыйм, чөнки алар үз эшләре турында сөйлиләр, ниндидер киңәшләр бирәләр. Әмма күзәтеп бармыйм.

– Тарих фәненнән БДИга ничек әзерләнергә?

– Тарих фәненнән имтиханга эзерләнү өчен, беренчедән, тарихны бик нык яратырга кирәк! Имтиханга әзерләнү өчен миллион дата һәм вакыйгаларны ятламасагыз да була. Иң мөһиме – сез тарихны аңларга, төрле логик бәйләнешләр ясарга, вакытларны һәм вакыйгаларны чагыштырырга өйрәнергә тиешсез. Бу мөһим әйберләрне эшләргә өйрәнсәгез, БДИны бик яхшы бирәчәксез.

– Ни өчен укытучы һөнәре яшьләрдә әллә ни кызыксыну уятмый?

– Укытучының эше бик авыр. Укучылар белән эшләве дә бик авыр. Шүңа күрә күп кеше укытучы һөнәренәң баш тарта. Мин укытучы һөнәрен мәктәптә укыган чакта ук сайлаган идем. Һәм һәрвакыт мәктәпкә килгәч, мин үз һөнәремнән рәхәтлек кенә алам.

– Тарих һәм җәгыять белеме укытучылары күпчелек очракта мәктәп директоры, район башлыгы яки башка «шишка»га әйләнәлә. Бу фикер белән килешәсеңме? Ни өчен шулай килеп чыга?

 Бу фикер белән мин бик тә килешәм! Әйе, әлбәттә, күп кенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары киләчәктә төрле идәрә вазыйфалары белән үз тормышларын баета. Мин мәктәп вакытында тарих укытучысы булам дигәч, бер укытучы миңа: «Андый укытучылар киләчәктә зур кешеләр булалар һәм төрле абруйлы урыннарда эшлиләр. Бәлки, син дә шундый булырсың», – дигән иде. Шулай булырмы-юкмы – мин элегә белмим.

Алисә ФӘРДИЕВА

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев