Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТУКАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ ЯРДӘМЕНДӘ КИЛӘСЕ АЙГА ФАЛ АЧАБЫЗ
Әйдә, бер уен уйныйбыз! Син миңа бердән унга кадәр яраткан саныңны әйт, ә мин сиңа Тукайның берәр шигыреннән өзек тәкъдим итәм. Гади генә шигъри юллар түгел ул, ә синең киләсе аеңа күрәзә. Шагыйребезнең туган көнендә сиңа шундый бүләк бу. Кыскасы, сиңа – Тукай абыебыздан киңәш! -
ИНТРОВЕРТ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР: АРАЛАШУДА 5 ГАДИ КИҢӘШ
Якынча бер ел элек «экстраверт» һәм «интроверт» сүзләрен ишеткәндә моңа артык зур игьтибар бирмәдем, гомумән, аларның ни аңлатканын белми идем, ләкин үзем интроверт белән танышып, якыннан аралаша башлагач, барысы да ачык аңлашыла башлады. Берничә ай дәверендә мин яңа дустымны өйрәндем, һәм әлеге язмада интровертлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итүче күзәтүләр белән бүлешергә телим. -
ПИКАП ЯКИ КАБРИОЛЕТ ДӘРЕСЕ: КЫЗЛАР БЕЛӘН ТАНЫШУ СЕРЛӘРЕ
Барыгызга да сәлам. Сезнен белән Физик! Бүген минем сезгә кызлар белән танышуның бер яшерен ысулын сөйләп китәсе килә. Башта бу ысулның өстенлекләре турында берничә сүз әйтәм. -
ҖОР ТЕЛЛЕ ФАИЛ КАРТ, 1001 ҖЫР ҺӘМ РАФИНАДКА КИЛЕН ЭЗЛӘҮ: ТИНЧУРИНДА – «ЯРАТАМ! БЕТТЕ-КИТТЕ!» ПРЕМЬЕРАСЫ!
Кәрим Тинчурин театрында җырлы-биюле премьера – «Яратам! Бетте-китте!» спектакле тәкъдим ителде. Авыл тормышы, мәхәббәт, татарча җырлар һәм йола күренешләре – болар барысы да комедиядә чагылыш таба. -
«ӘНИ, ӘТИ, МИН ЯШЬТӘШЛӘРЕМ АРАСЫНДА АК КАРГА БУЛМАС ӨЧЕН ПИРСИНГ ЯСАТЫРГА ТЕЛИМ!»
Пирсинг ясатып яшүсмерләр, бер яктан, үзләренә игътибар иттерергә, яшьтәшләре арасында аерылып торырга тырыша. Икенче яктан, бу билгеле бер субкультурага яки төркемгә керүнең билгесе булырга мөмкин. Әллә бу яшүсмернең психикасында үзгәрешләр булуына ишарәлиме? Яки әти-әни игътибары җитмәүме? Әйе, сораулар бик күп, ләкин дөрес һәм төгәл җавап юк. Шуңа күрә мин бу теманы тирәнрәк өйрәнергә булдым. -
«ЙОЛДЫЗЛЫК ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШКАН КЕШЕ НАЧАРЛЫК ТУРЫНДА УЙЛЫЙ ДА АЛМЫЙ»: КАЗАНДА «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ ГӨРЛӘДЕ
Кичә, 13 апрельдә, Уникс концертлар залында XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты гөрләде. Кичәдә барлыгы 1300 талантлы бала һәм яшүсмер катнашты. Тамашачыларга 39 чыгыш тәкъдим ителде һәм, ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде. -
АРЗАН КҮЗЛЕКЛӘР КОЯШТАН САКЛЫЙ АЛАМЫ? КОЯШ КҮЗЛЕГЕН ДӨРЕС САЙЛЫЙБЫЗ
Ниһаять, яз һәм җәйнең иң кирәкле аксессуарын – кояштан саклаучы күзлекне кию вакыты да җитте. Язмада кояштан саклаучы күзлекне дөрес итеп сайларга өйрәнәбез. Күзлекне алганда, нәрсәгә игътибар итәргә? Сыйфатлы күзлекләр арзан була аламы? Бу һәм башка нечкәлекләрне язмада ачыклыйбыз. -
МУЛЬТФИЛЬМНАР ҺӘМ ФАНТАСТИКА БЕЛӘН ТУЛЫ АПРЕЛЬ ПРЕМЬЕРАЛАРЫ
Язмада апрель ае фильмнарын һәм мультфильмнарын тупладык. Биредә куркыныч фильмнар да, фантастика, шулай ук сәяхәт жанрындагы премьераны та таба аласың. -
КАЗАННЫҢ ИҢ УҢГАН, ЧИБӘР, АКЫЛЛЫ СТУДЕНТКАЛАРЫ ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ: «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2023» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛӘДЕ
4 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле-2023» вузара матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә Казанның җиде югары уку йортыннан 8 кыз көч сынашты. Шулар арасында нибары берсе генә «Яз гүзәле» исеменә лаеклы булды. Финал һәм бәйге турында тулырак бу язмада! -
«БЕЗНЕ УРТАК ИДЕЯ – КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮ БЕРЛӘШТЕРӘ»: НИНДИ УЛ 21 ГАСЫР ВОЛОНТЁРЫ?
Волонтёрлар турында без еш ишетәбез. Аларны күргәнебез дә, ярдәмнәрен тойганыбыз да бар. Һәрвакыт булышырга әзер торучы әлеге активистларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? Нигә алар «рәхмәт сүзе» өчен үз көчләрен һәм вакытларын кешеләргә ярдәм итүгә багышлый? Гомумән, 21 гасыр волонтёры нинди? Сорауларга җавапны Татарстаныбызның актив волонтёрларыннан табарбыз һәм волонтёр эшчәнлеге турында тирәнрәк сөйләшербез! -
ТАВЫШ РЕЖИССЕРЫ, АРТИСТ, ИНСТРУМЕНТАЛИСТ: ИҖАДИ ШӘХЕСКӘ КАЙСЫ УКУ ЙОРТЫНА КЕРЕРГӘ?
Син оста итеп рәсем ясыйсың, җырлыйсың яисә шәп музыкаль хитлар язасыңмы? Алайса мәктәптән соң тормышыңның иҗади ягы белән хушлашырга ашыкма. Үз сәләтләреңне ачу һәм осталыгыңны арттыру өчен уку йортлары җитәрлек. Язмада иҗади шәхесләргә кайсы уку йортларына керергә мөмкин булуы турында сөйләшәбез. -
ТЕАТР БӘЙРӘМЕ, ИҖАДИ АТМОСФЕРА ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР: ӘЛМӘТТӘ «ТАНТАНА» ПРЕМИЯСЕ УЗДЫ
Әлмәттә татар театры дөньясында иң көтеп алынган вакыйга – «Тантана - 2023» премиясе узды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм башкала театрларыннан артистлар, режиссерлар һәм театрга бәйле танылган шәхесләр җыелды. Кич буе сәхнәдә иң-иңнәрнең исемнәре яңгырады. -
КЕМНӘР АЛАР – ТАТАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНДӘГЕ «КРАШ»ЛАР?
Бүген театр көне! Шул уңайдан татар спектакльләрендәге яраткан геройларны барларга уйладым. Араларыгызда минем кебек үк театр сөючеләр күпме? Тәкъдим ителгән исемлектә, һичшиксез, үзегезнең «краш»ны табарсыз дип өметләнәм. -
ДЕПРЕССИЯНЕҢ ЯШЕРЕН БИЛГЕЛӘРЕ
Әгәр дә кеше үз хис-кичерешләре турында сөйләргә теләми икән, аның белән нәрсәдер булуын ничек ачыкларга? Депрессия билгеләре ачык күренмәскә мөмкин. Бу очракта авыруны билгеләргә яшерен сыйфатлар ярдәм итә ала. Язмада шундый төп билгеләрне тупладык. Аларны һәрберебез белеп торырга тиеш. -
«ШӘП БЛОГЕР» МЕДИАМӘКТӘБЕ АЧЫЛЫШЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ
22 мартта без «Кәеф» медиалабораториясендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан масштаблы проект – «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбенә старт бирдек!