Логотип Идель
Бу – тема!

ТАВЫШ РЕЖИССЕРЫ, АРТИСТ, ИНСТРУМЕНТАЛИСТ: ИҖАДИ ШӘХЕСКӘ КАЙСЫ УКУ ЙОРТЫНА КЕРЕРГӘ?

Син оста итеп рәсем ясыйсың, җырлыйсың яисә шәп музыкаль хитлар язасыңмы? Алайса мәктәптән соң тормышыңның иҗади ягы белән хушлашырга ашыкма. Үз сәләтләреңне ачу һәм осталыгыңны арттыру өчен уку йортлары җитәрлек. Язмада иҗади шәхесләргә кайсы уку йортларына керергә мөмкин булуы турында сөйләшәбез.

Хәзерге вакытта иҗади потенциалын ачарга теләгән кешегә бик күп вариантлар бар. Тик башта иҗади һөнәрнең плюслары белән танышып чыгарга кирәк:

1.Сиңа беркайчан да күңелсез булмаячак. Чөнки иҗади өлкәдә син яңа проектлар белән шөгыльләнәчәксең, һәрвакыт яңалыкка омтылачаксың.

2.Бер өлкәдән икенчесенә күчеп була. Сәнгать өлкәсендә син журналисттан сценарий язучыга яки фотограф, видеографка кадәр үсә аласың. Шулай итеп, гомуми гуманитар белемнәр ярдәмендә син берничә һөнәрне сынап карыйсың.

3.Ничә яшьтә дә иҗади юнәлештә эшләргә мөмкин. Төгәл фәннәр белән бәйле белгечлек сайласаң да, син һәрвакыт үзеңне иҗади өлкәдә сынап карый алачаксың, чөнки монда эш тәҗрибәсе түгел, ә күбрәк синең уникальлегең һәм үз карашың мөһим.

4. Иҗади һөнәр ияләре еш кына популяр була. Үз өлкәңдә уңышка ирешеп, дан казану мөмкинлеге зур.

Әмма бар нәрсәнең дә уңай һәм тискәре яклары була. Иҗади һөнәрнең дә минуслары юк түгел:

1.Проектлар гел булмаячак. Иҗат өлкәсендә барысы да үзгәреп тора: кайвакыт проектларың, заказларың күп булырга һәм, киресенчә, синең юнәлешең бик үк кирәкле булмаска мөмкин.

2. Кемдер еллар дәвамында иҗат белән янып яши, ләкин игътибарсыз кала. Башкалар исә тиз арада танылуга һәм яхшы гонорарларга ирешә.

3.Синең эшеңне бөтен кеше дә югары бәяләячәк дип көтмәскә кирәк. Һәрвакыт хейтка әзер бул.

Әгәр син иҗади тормышның барлык уңай һәм тискәре якларын да аек акыл белән бәяләп, үзеңә нәрсә кирәклеген төгәл аңлыйсың икән, сиңа, һичшиксез, иҗади һөнәр сайларга кирәк. Күп кенә иҗат белән бәйле һөнәрләргә Казан, Алабуга уку йортларында өйрәтәләр:

График дизайнер

График дизайнер бер үк вакытта рәссам да, мультипликатор да, бизәүче дә. График дизайнерлар хәзерге көндә – иң кирәк һөнәрләрнең берсе. Аларны Казан мәдәният институты әзерли.

Архитектор

Сәнгать һөнәрләре арасында бу иң катлаулысы, чөнки ул төгәл фәннәрне белүне сорый. Булачак архитекторлар үзләренең эшләрен 3D-модельләштерүне күздә тоткан программаларда төзи. Әгәр проектлаштыру, сызу һәм модельләштерү белән мавыксаң, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына рәхим ит!

Тавыш режиссеры

Музыка яраткан кешегә тавыш режиссеры һөнәрен сайларга мөмкин. Беренчедән, ул кинода да, театрда да бертигез кирәк. Икенчедән, киләчәктә үз контентыңны булдыру өчен бу – искиткеч файдалы мөмкинлек. Документларыңны Казан мәдәният институтына бирергә була.

Журналист

КФУда татар һәм рус журналистикасы юнәлешләре эшләп килә. Мәкаләләр язу, репортаж төшерү, кызыклы чараларга йөрү – журналист булуны сайласаң, синең тормышыңда болар барысы да булачак!

Артист

Күп вакытыңны сәхнәдә чыгыш ясап, тамашачылар алкышларына күмелергә телисеңме? Актерлык сәнгатенә Казан мәдәният институтында һәм Театр училищесында укыталар.

Җырчы

Җырчы һөнәрен Казан мәдәният институтында, шулай ук И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә «эстрада музыка сәнгате» бүлегендә үзләштерергә мөмкин. Тугызынчы сыйныфтан китәргә уйласаң, башта көллияткә керергә киңәш итәбез. 

Инструменталист

Төрле уен коралларында уйнау сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Әгәр синдә мондый кызыксыну була калса, бу һөнәрне профессиональ рәвештә үзләштерү өчен шулай ук Алабуга көллиятен тәмамларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев