Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТРОВЕРТ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР: АРАЛАШУДА 5 ГАДИ КИҢӘШ

Якынча бер ел элек «экстраверт» һәм «интроверт» сүзләрен ишеткәндә моңа артык зур игьтибар бирмәдем, гомумән, аларның ни аңлатканын белми идем, ләкин үзем интроверт белән танышып, якыннан аралаша башлагач, барысы да ачык аңлашыла башлады. Минем өчен бик сәер булып тоелган әлеге дуслыкка ияләшергә нык авыр иде, чөнки нәкъ әлеге танышудан соң мин интровертларның бөтенләй башка төрле кешеләр икәнлеккә төшендем. Берничә ай дәверендә мин яңа дустымны өйрәндем, әйе, чыннан да өйрәндем, һәм әлеге язмада интровертлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итүче күзәтүләр белән бүлешергә телим.

1. Интровертның бер минуты = экстравертның ике минуты

Аралашу вакытында күпчелек кеше шактый күп сорау биреп, тиз арада әлеге сорауларга җавап ишетергә тели, кызу канлылар бигрәк тә. Ләкин истә тотырга кирәк: интровертка моның өчен вакыт күбрәк таләп ителә. Аны ашыктырырга, җавап биргән арада «әйдә инде», «озак уйлыйсың», «әйтәсеңме инде юкмы» дияргә кирәкми, чөнки бу күпчелек очракта мәгънәсез һәм, гомумән, дустыгызда ачу хисе генә уятачак.

2. «Син менә мондый булырга тиеш»

Интровертны билгеле бер стандартларга кертеп үзгәртергә тырышырга ярамый. Һәр кеше индивидуаль, үзенчәлекле, аның үз теләкләре һәм кызыксынулары бар, шул сәбәпле «бөтен кеше бертөрле булырга тиеш» стимулы белән интровертка каты бәрелергә кирәкми. Кемдер моны бөтенләй мыскыл итү һәм шәхси киртәләрне бозу дип кабул итәргә мөмкин.

Интроверт белән аралашуның башында мин еш кына дустымны үзгәртергә, үзем сыман аралашучан, ачык күңелле итәргә, халык күп булган урыннарга йөртергә, шактый күп дусларым белән таныштырырга тырыштым, ләкин җавап итеп еш кына: «Мине үзгәртергә кирәкми. Мин нинди бар – шундый, кабул ит мине», – дигән сүзләрне ишетә идем. Шактый вакыт узгач кына ялгышымны танып алдым.

3. Махсус темалар

Гади һәм тапталган көнкүреш әйберләр хакында сүз йөртү интроверт өчен кызыксыз һәм, гомумән, вакытны бушка үткәрү ысулы буларак кабул ителергә мөмкин – ул эчтәлекле темаларга аралашуны кулай күрә. Интроверт тирәнтен уйларга һәм хисләргә чумарга ярата, шул сәбәпле аңа четерекле, мәгънәле темалар якын.

Интроверт белән аралашканда аның баналь «нишлисең», «ничек хәлең» ише сорауларны җавапсыз калдырып, үзенең фикерләре, хисләре хакында сөйли башлавына, минем хисләр турында сорашуына игътибар иттем. Аның өчен бу – нормаль күренеш.

4. Телефоннан сөйләшүгә каршылык

Дуслар белән телефоннан аралашырга яратам, гадәттә, күпләргә мондый аралашу төре ошый, ләкин интроверт дустыма: «әйдә, бүген сиңа шалтыратам» дигән саен, аның никтер мең дә бер эше килеп чыга иде, һәрвакыт ниндидер сәбәп эзләү белән мәшгуль иде ул. Башта минем, әлбәттә, ачу килде, аны бөтенләй аңламадым. Ләкин: «Мин телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Сөйләшкән вакытта үземне начар хис итәм» дигән сүзләреннән соң, мин аны тулысынча аңладым.

5. Игътибарлы бул!

Гадәттән тыш тыныч булганы аркасында, интровертны еш кына кызыксыз кеше дип саныйлар, ләкин бу бөтенләй алай түгел. Бу бары тик темперамент үзенчәлекләре генә.

Әгәр синең интроверт дустың тирән уйлар чоңгылына бата икән, аны ни борчуын сора. Еш кына интроверт ни дә булса әйтергә, үзенең уй-хисләрен аңлатырга тели, ләкин беренче булып сүз башларга кыенсына, шуңа күрә дустыңа сораулар бирергә, ниләр уйлавы хакында кызыксынырга курыкма. Аның хакында сораштыру интровертның кәефен күтәрәчәк, ул үзен кирәкле һәм кадерле итеп тоячак.

Яңа кешеләр белән танышырга курыкма, һәрчак дустыңны аңларга һәм аның хисләрен ачыкларга тырыш. Интроверт белән аралашкан вакытта әлеге киңәшләргә колак салып, аңа ияләшү, аны кабул итү мөһим. Ә син ничек уйлыйсың, интроверт белән экстраверт арасында чын дуслык була аламы? Әллә инде дуслар бер үк темпераментка ия булырга тиешме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев