Якынча бер ел элек «экстраверт» һәм «интроверт» сүзләрен ишеткәндә моңа артык зур игьтибар бирмәдем, гомумән, аларның ни аңлатканын белми идем, ләкин үзем интроверт белән танышып, якыннан аралаша башлагач, барысы да ачык аңлашыла башлады.
Берничә ай дәверендә мин яңа дустымны өйрәндем, һәм әлеге язмада интровертлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итүче күзәтүләр белән бүлешергә телим.