Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАННЫҢ ИҢ УҢГАН, ЧИБӘР, АКЫЛЛЫ СТУДЕНТКАЛАРЫ ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ: «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2023» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛӘДЕ

4 апрель көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле-2023» вузара матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә Казанның җиде югары уку йортыннан 8 кыз көч сынашты. Шулар арасында нибары берсе генә «Яз гүзәле» исеменә лаеклы булды. Финал һәм бәйге турында тулырак бу язмада!

«Яз гүзәле» вузара матурлык һәм сәләт бәйгесе инде 14 ел рәттән үткәрелә. Аның төп оештыручысы – Казан дәүләт энергетика университеты. Башта ул югары уку йортының үзендә генә узучы локаль бәйге булса, бүген инде бәйге – Казанның барлык уку йортларын берләштерүче, студентларга күп мөмкинлекләр бирүче зур дәрәҗәгә ия ел вакыйгасы.

Шунысы куандыра, «Яз гүзәле» баналь матурлык бәйгесе генә түгел. Биредә кызлар гореф-гадәтләр, тарих, кул эшләре, милли ашлар, әдәбиятны тирәнтен өйрәнә. Бу өлкәләрдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә.  Ай дәвамында кызлар төрле остаханәләр, дәресләр, очрашуларга йөреп, яңа белемнәр, зур тәҗрибә туплады, үзләренең белемнәрен, активлыкларын күрсәтте, «Яз гүзәле» исеменә лаек булуларын исбатларга тырышты.  Финалга кадәр кызларның һәр көне  берәр чарага багышланган иде: Татар китабы йортында узган интеллектуаль этап, «Тәмле булсын» ресторанында кулинар этап, «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән очрашу, вокал, калфак тегү, татар каллиграфиясе, татар биюе буенча остаханәләр, әдәби музейга экскурсия, Фәнис Җиһанша белән сүз сәнгате дәресләре. Кыскасы ай буе кызлар финалга әзерләнде.

Финал көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәге кызларның туганнары, җанатарлары, чакырылган кунаклар, жюри әгъзаләре, журналистлар белән тулы иде. Барысының да Казанның кайсы югары уку йорты студенткасы иң-иңе икәннәрен беләселәре килде. Бәйгенең финал өлеше шулай ук берничә этаптан торды.

Беренче этапта кызлар үзләре белән таныштырып узды. Башкалардан нәрсә белән аерылып торулары, җиңүләре, кызыксынулары турында сөйләделәр. Биредә кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сөйләм дәрәҗәләре, актерлык осталыклары бәяләнде.

2023 елда уза торган бәйгенең төп девизы – «Яшә, сула, ярат». Шуңа концертның башында Илгиз Мөхетдинов бәйгенең катнашучылары белән берлектә әлеге җырны башкарды. Кызлар исә биредә үзләренең бию сәләтләрен күрсәтә алды.

«Яз гүзәле»нең икенче этабында кызлар үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте. Профессиональ артистлардан да калышмыйча финалисткалар җыр, бию, театр сәнгате, рәсем ясау өлкәләрендә үзләрен күрсәтә алды. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле һәм кабатланмас иде.

Финал һәм гомумән бәйге барышында булган хис-кичерешләре турында без әлеге бәйге катнашучысы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенткасы Сафина Алиядән сорадык.

«Финал көне килеп җиткәч, иртәдән үк көн дәвамында күңелем тулып йөрдем. Репетицяиләр вакытында сәхнәгә менгәндә дә нигәдер елыйсы килде. Белмим, бәлки бу минем тормышымда беренче шундый зур бәйге булганга күрәдер. Ә концерт башлангач сәхнәгә менгәндә, гомумән, калтырый, бик нык борчыла башладым. Залда плакатлар тотып, минем исемемне кычкырып торучы, кул чабучы туганнарым, дусларымны күргәч тынычландым.

Минем өчен финал бик тиз узып китте. Бер мизгел сыман. Ләкин ул мизгел шундый рәхәт булды. Мин аны без кызлар белән тудырган дустанә атмосфера белән бәйлим. Чөнки бездә конкуренция, көнләшү кебек әйберләр гомУмән булмады. Киресенчә, бер-беребезгә кирәк-яраклар биреп, сәхнәгә чыгар алдыннан уңышлар теләп тордык.

Гомумән, бәйге барышында янәшәңдәге кешеләрнең ярдәм итеп торулары, сүз белән юатулары, җан атулары миңа бик нык булышты. Янәшәмдә шундый кешеләр булу – үзе үк җиңүгә тиң.»

Тагын бер әйбер игътибарга лаек булды: кызларның барысы да нинди генә районнардан, шәһәрләрдә булуга карамастан татар телендә камил һәм чиста сөйләште. Моның турында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы да азсызыклап узды.

«Яз гүзәле-2023» титулы иясен Республикабызның мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлекләре, Казан шәһәре идарәсе вәкилләре, Казан дәүләт энергетика университеты администрациясе, блогер һәм партнерлардан торган жюри әгъзалары сайлады.

Барлык бәйгеләргә хас булганча биредә дә бары тик бер генә җиңүче булырга тиеш иде. Һәм «Яз гүзәле – 2023» исеменә Казан дәүләт медицина университеты студенткасы, Актаныш районы кызы Газизова Сөмбел лаек булды.

Номинацияләрдә җиңү яулаган кызлар:

«Иң оста пешерүче» – Земфира Яһудина (Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы)

«Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова (Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиалы)

«Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова (В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты)

«Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева (Казан (Идел буе) федераль университеты)

«Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова (Казан дәүләт медицина университеты)

«Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова (Казан дәүләт энергетика университеты)

«Иң җитез кыз» – Алия Сафина (Казан (Идел буе) федераль университеты)

«Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова (Казан дәүләт аграр университеты)

 

Фотолар: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев