Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТР БӘЙРӘМЕ, ИҖАДИ АТМОСФЕРА ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР: ӘЛМӘТТӘ «ТАНТАНА» ПРЕМИЯСЕ УЗДЫ

Әлмәттә татар театры дөньясында иң көтеп алынган вакыйга – «Тантана - 2023» премиясе узды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм башкала театрларыннан артистлар, режиссерлар һәм театрга бәйле танылган шәхесләр җыелды. Кич буе сәхнәдә иң-иңнәрнең исемнәре яңгырады.

«Тантана» премиясе инде 13 ел рәттән традицион рәвештә 27 март – Халыкара театр көнендә үткәрелә. Алдагы елларда ул Г. Камал театры сәхнәсендә үтсә, инде соңгы ике ел оештыручылар аны Республикабызның төрле районнарында оештыра. Мисал өчен, былтыр премияне Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында тапшырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизҗан кызы да бар иде, нәкъ менә ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Нагуманов Тимур Дмитрий улы белән берлектә «Тантана»ны ачып җибәрде:

«Татарстанда мондый премия булу бездәге театр сәнгатенең дәрәҗәсен күрсәтә. Без дә үз чиратыбызда бу өлкәгә аерым басым ясарга тырышабыз, булышабыз. Россиянең башка бер субъектында да бездәге кебек күп театрлар ачылмый.  Мин бу өлкәгә кагышы булган барлык кешеләргә ирекле иҗат мохите һәм чиксез мөмкинлекләр телим», дип җиткерде министр.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, үз чиратында, Әлмәтнең бер көнгә генә булса да, республикабызның нефть һәм велосипедлар башкаласы гына түгел, ә театр башкаласына да әверелүе өчен Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

Премиядә өстәмә номинацияләрдән һәм бүләкләрдән тыш 17 төп номинация каралган иде. Мисал өчен, «Зур формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинацияләрендә Камал театры җиңү яулады. Ә «Дебют» номинациясен «Хан кызы-Турандык» спектаклендә Турандык ролен башкарганы өчен  К.Тинчурин театры актрисасы, Казан театр училищесының 4 курс студенткасы Әдилә Хәсәнова алды. Гомумән «Тантана»да барлык театрлар да диярлек номинацияләр һәм махсус бүләкләр алды.

Премия барышында залда җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Артистлар чын күңеленнән хезмәттәшләре өчен шатланды, алкышлар яңгырады. Кичә барышында сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар яңгырады. Әлмәт театрында чын мәгънәсендә бәйрәм гөрләде.

Салават Камалетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев